Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында мәктәпкә баручыларга бүләкләр тапшырдылар

Яңа уку елы башланырга ярты ай вакыт калды. Әти-әниләр балаларының мәктәпкә әзерлеген кайгырта башлады. Форма, мәктәп сумкасы, уку кирәк-яраклары - санарга гына җиңел, ала башласаң, боларның барысы гаилә бюджетын шактый киметә. Урта хәллеләр «кыйммәт», дип зарлана-зарлана булса да, балаларын энәсеннән-җебенә кадәр яңадан киендерергә - бар кирәген алырга тырыша. Әмма арабызда...

Яңа уку елы башланырга ярты ай вакыт калды. Әти-әниләр балаларының мәктәпкә әзерлеген кайгырта башлады. Форма, мәктәп сумкасы, уку кирәк-яраклары - санарга гына җиңел, ала башласаң, боларның барысы гаилә бюджетын шактый киметә. Урта хәллеләр «кыйммәт», дип зарлана-зарлана булса да, балаларын энәсеннән-җебенә кадәр яңадан киендерергә - бар кирәген алырга тырыша. Әмма арабызда авыр хәлдә яшәүчеләр дә шактый. Андыйлар өчен яңа уку елы чыгымнары - күтәрә алмаслык йөк. Ярый әле «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика акциясе бар. Бу акциядән чирмешәнлеләр дә читтә калмады, яңа уку елы алдыннан өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янындагы парк-скверда зур бәйрәм оештырып, 140 укучыга уку кирәк яраклары тутырылган мәктәп сумкалары тапшырдылар.


"Шешма Ойл", "Техтранссервис", "Нурлатнефть" оешмалары барлыгы 310 сабыйга мәктәпкә җыенырга ярдәм итте, ягъни аларда эшләүче якташларыбыз тырышлыгы белән шул кадәрле бала һәм аларның әти-әниләре бәхетле мизгелләр кичерде. Бәйрәмгә килгән сабыйлар бүләкне өлкән абыйлары кулларыннан алдылар һәм котлау сүзләре ишеттеләр. Ә калган балаларга бу ярдәмне өйләренә илтеп бирәчәкләр.

Быел районда 160 бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк, шуларның 46сы аз керемле, күп балалы, ярдәмгә мохтаҗ гаиләдә яшәүчеләр. Аларның һәркайсы өчен, билгеле, мәктәпкә бару дулкынландыргыч, зур вакыйга.

-Безнең биш балабыз, быел өченчебез - Данил беренче класска бара, 1 сентябрьне зарыгып көтә, - ди Казанка авылыннан Ольга Серова. - Бүгенге бәйрәмдә Данилга һәм 7 класска баручы улыбыз Игорьга да мәктәп кирәк-яраклары белән сумка тапшырдылар. Без җитәкчеләребезгә бик рәхмәтле. Быел бәйрәмне дә бик матур, ничектер, дулкынландыргыч итеп оештырганнар.

Әйе, бәләкәй малайларга һәм кызларга мәрхәмәтле абыйлары кулыннан бүләк алу зур вакыйга булды. 1-9 классларда укучы 140 бала бу көнне шатланып өйләренә таралышты. Кунаклар өчен концерт номерлары да әзерләнгән иде.

-Кызым Исламия быел 7 класска бара, безгә ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт, - ди Әмирдән Ринат Вәгыйзов.

Бу көнне "рәхмәт" сүзләрен, гомумән, күп әти-әниләр авызыннан ишетергә туры килде.

Бәйрәмдә авыл җирлекләре, мәктәпләр азык-төлек белән дә сәүдә итте. Ә җыелган акчаларын Яңа Элмәледән Артем Вяткинга җыелучы ярдәм тартмасына салдылар. Авыр хәлдәге Артем язмышына битараф булмаган башка кешеләр дә үз өлешләрен кертте. Барысы 51 мең сум акчаны шул ук көнне аның өенә барып тапшырдылар. Артем үзе әле больницада дәвалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined