Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында мини-фермалар күбәячәк

Районда 82 мини-ферма исәпләнә, бүген аларда 450ләп баш савым сыеры асрыйлар. Моннан кала тагын 12 райондашыбыз шундый терлек торагы күтәрү өчен бирелүче дәүләт ярдәме - субсидия алырга чиратта тора. Район җитәкчелеге, гомумән, мини-фермалар төзелешен тизләтергә өнди. Мәгълүм булганча, республика программасы нигезендә, сигез баш савым сыерына исәпләнгән ферма төзергә 200 мең,...

Районда 82 мини-ферма исәпләнә, бүген аларда 450ләп баш савым сыеры асрыйлар. Моннан кала тагын 12 райондашыбыз шундый терлек торагы күтәрү өчен бирелүче дәүләт ярдәме - субсидия алырга чиратта тора. Район җитәкчелеге, гомумән, мини-фермалар төзелешен тизләтергә өнди.

Мәгълүм булганча, республика программасы нигезендә, сигез баш савым сыерына исәпләнгән ферма төзергә 200 мең, биш башка 120шәр мең сум акча бирелә. Былтыр һәм быел район кемгәдер 1000, кемгәдер 2000 данә керамзит блоклар кайтартып та ярдәм иткән, тик хуҗалыкларда төзелеш эшләре генә акрын бара икән. Шуның өчен җитәкчелек мини-фермаларны сентябрьнең уннарына төзеп бетерү бурычы куя. Әлегә бу эш Иске Кади, Югары Кәминкә, Чирмешән, Яңа Элмәле авыл җирлекләрендә яхшырак оештырылган.

-Өлгерләр өлгер инде, әнә узган елда Лашманнан Ринат Зыятдинов, Яңа Элмәледән Борис Портновлар 2000шәр блок алганнар иде - бүген фермалары әзер. Иске Үтәмештән Алсу Изатуллиналар бу ярдәмне быел гына алсалар да, төзешләрен төгәлләп тә куйдылар. Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин үзе үрнәк күрсәтеп, мини-ферма төзетте, - ди район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов.

Таналар сатып алучыларның, республика территориясеннән бер баш тана алу чыгымнарының - 15 мең, республикадан читтән алсаң 30 мең сумын дәүләт каплый. Шулай ук, ике очракта да, район чыгымның 10 мең сумын үз өстенә ала. Тик бер шарт: мал алу акчасы банк аша күчерелергә тиеш.

Өч һәм аннан күбрәк савым сыеры асраучы хуҗалыкларга сыер саву аппаратлары бушлай бирелә. Дөресрәге, аппарат өчен башта түлисе була, аннан аның чыгымнарын район тулысынча кире кайтара. Быел савым аппаратлары алырга тагын 50гә якын заявка бар икән. 2013 елдан башлап, районда 100 хуҗалык шундый мөмкинлектән файдаланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы минифермалар