Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында математика укытучыларына кытлык

Бу уку елында 26 мәктәптә 2223 укучы белем алачак, шуларның 160сы 1 класска килүчеләр. Белем учакларының 14се - урта, 11се - төп гомум белем бирү мәктәбе, бер - башлангыч класслар мәктәбе һәм балалар бакчасы. Районда 19 балалар бакчасы һәм 7 мәктәптә мәктәпкәчә төркем эшли. Яңа уку елы башланыр алдыннан мәгариф...

Бу уку елында 26 мәктәптә 2223 укучы белем алачак, шуларның 160сы 1 класска килүчеләр. Белем учакларының 14се - урта, 11се - төп гомум белем бирү мәктәбе, бер - башлангыч класслар мәктәбе һәм балалар бакчасы. Районда 19 балалар бакчасы һәм 7 мәктәптә мәктәпкәчә төркем эшли.


Яңа уку елы башланыр алдыннан мәгариф бүлегендә кадрларны барлыйлар. Быел районда 12 мәктәпкә төрле фән укытучылары җитешми, математика укытучыларына аеруча кытлык. Чирмешән лицеена, Бәркәтә, Яңа Элмәле, Кара Чишмә, беренче Чирмешән мәктәпләренә әлеге төгәл фәннәр укытучылары кирәк. Иске Элмәле, Ульяновка, Түбән Кәминкә, Утыз Имән, Шешминка мәктәпләрендә - химия-биология, Бәркәтә һәм Югары Кармалкада физика укытучыларына эш бар. Беренче Чирмешән мәктәбенә - рус теле, Бәркәтәгә - тарих, җәмгыять белеме, информатика, Яңа Элмәлегә - татар теле, Югары Кармалкага - тормыш куркынычсызлыгы нигезләре һәм рәсем, Лагеркага башлангыч класс укытучылары җитми. Чирмешәннең "Чишмәкәй" балалар бакчасында музыка белгеченә эш бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined