Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында малларны җәйге лагерьга чыгаралар

Быел районда 3 меңгә якын баш мөгезле эре терлек җәйге лагерьларга чыгарылырга тиеш. Бүген лагерьларның күпчелегендә ремонт эшләре бара. -Терлекләрне саф һавага чыгаруны тизләтергә кирәк. Быел язның кинәт килүе дә җәйге лагерьларга узган елларга караганда иртәрәк күченергә мөмкинлек бирә. Аннан соң кайбер хуҗалыкларда азык калмады диярлек, ә монда яшел азык...

Быел районда 3 меңгә якын баш мөгезле эре терлек җәйге лагерьларга чыгарылырга тиеш. Бүген лагерьларның күпчелегендә ремонт эшләре бара.

-Терлекләрне саф һавага чыгаруны тизләтергә кирәк. Быел язның кинәт килүе дә җәйге лагерьларга узган елларга караганда иртәрәк күченергә мөмкинлек бирә. Аннан соң кайбер хуҗалыкларда азык калмады диярлек, ә монда яшел азык аяк астында.
Гомумән, яз, җәй, аз чыгымнар тотып, мул продукция җитештерә торган чор, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсенең җитештерү һәм маркетинг бүлеге начальнигы Ильяс Гатауллин.- "Чирмешән АГРО", "Үтәмеш АГРО", "Сөлчә", "Туймәт" хуҗалыкларының җәйге лагерьларында ремонт эшләре актив бара, якын арада аларда малларны җәйләүгә күчерерләр дип өметләнәбез. Ә менә "Бәркәтә", "Кара Чишмә" һәм башка кайбер хуҗалыкларда бу эш соңга кала, ремонтка керешмәгәннәр дә.
Кайбер хуҗалыклар, мәсәлән, "Кара Чишмә", "Үтәмеш АГРО", "Сөлчә", "Алга" җәмгыятьләре һәм "Әхтәмов" крестьян - фермер хуҗалыгы сыерларны узган атнада ук көтүгә чыгарганнар.
Бүген райондагы күмәк хуҗалыкларда 1740 баш сыердан 10 тоннага якын сөт сатыла. Бер сыердан уртача 5,8 килограмм туры килә. Ильяс Гатауллин әйтүенчә, савым сыерларын сабыйларны караган шикелле тәрбияләргә, туйганчы ашатырга да кирәк. Кызганычка каршы, терлекләргә җитәрлек күләмдә игътибар бирелми шул әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы җәйге лагерьлар Малларны җәйге лагерьларга