Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында конкурс игълан ителде

Декабрьнең беренче яртысында ук район үзәгендә, авыл урамнарында Яңа ел рухы сизелә башлады. Оешмалар, учреждениеләр үзләренең территорияләрендә чыршылар бастырып, аларны бизәү, кар сыннары ясауны дәвам итәләр. Башка еллардагы кебек, быел да оешмалар территориясен кар - боз сыннары белән бизәү, боз таучыклары, шугалаклар ясау, чыршы кую һәм яктырткыч-гирляндалар урнаштыруга конкурс игълан...

Декабрьнең беренче яртысында ук район үзәгендә, авыл урамнарында Яңа ел рухы сизелә башлады. Оешмалар, учреждениеләр үзләренең территорияләрендә чыршылар бастырып, аларны бизәү, кар сыннары ясауны дәвам итәләр.

Башка еллардагы кебек, быел да оешмалар территориясен кар - боз сыннары белән бизәү, боз таучыклары, шугалаклар ясау, чыршы кую һәм яктырткыч-гирляндалар урнаштыруга конкурс игълан ителде. Җиңүчеләр ике төркемдә: район үзәгендәге оешмалар, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре арасында билгеләнәчәк.
Конкурс җиңүчеләренә грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Бу бәйгегә тулаем 100 мең сум акча бүленә. Конкурсның нәтиҗәләре белән аңа йомгак ясалгач, район газетасы битләрендә һәм газетаның сайтында танышып булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Конкурслар