Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында гриппка каршы вакцинацияләү дәвам итә

Республикада һәм районда гриппка каршы вакцинацияләү дәвам итә. Районда федераль бюджет исәбенә 5810 кеше вакцина алырга тиеш. -Октябрьнең икенче ункөнлеге ахырына районда 1640 балага прививка ясалган, аларның 244се - балалар бакчаларына йөрүче, 1390ы - 1-11 класслар укучылары, - ди Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнарындагы бүлекчәсе белгече А....

Республикада һәм районда гриппка каршы вакцинацияләү дәвам итә. Районда федераль бюджет исәбенә 5810 кеше вакцина алырга тиеш.
-Октябрьнең икенче ункөнлеге ахырына районда 1640 балага прививка ясалган, аларның 244се - балалар бакчаларына йөрүче, 1390ы - 1-11 класслар укучылары, - ди Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Нурлат һәм Аксубай районнарындагы бүлекчәсе белгече А. Трифонова. - Өлкәннәр өчен тагын 225 доза вакцина кайтты.
Гриппка каршы прививкалар 6 айдан башлап балаларга, 60 яшьтән өлкән, шулай ук хроник чирлеләргә, кискен респиратор авырулар белән еш интегүчеләргә аеруча кирәк. Андый төркемгә караган кешеләрнең кимендә 75 процентына прививка ясалырга тиеш.
Грипп һәм ОРВИ җитди катлаулану китереп чыгарырга мөмкин - үпкә шешү, бронхит, ангина, отит, миокардит, энцефалит, үлекле менингит, бавыр зарарлану һ. б. Кайбер очракларда грипп үлем белән дә тәмамлана.
Октябрьдә прививка ясатырга өлгермәүчеләр аны ноябрьдә эшли алалар. Хәзер гриппка каршы вакцинацияләү үткәрү өчен иң кулай вакыт, чөнки грипп вирусы кешеләр арасында актив циркуляция ясавын башламаган, ә эпидемия башланганчы иммунитетны ныгыту өчен әлегә вакыт бар. Татарстанда әлегә грипп һәм кискен респиратор вирус инфекцияләре белән йогышлану эпидемия бусагасыннан 34,7 процентка түбән. Грипптан ышанычлы саклануны тәэмин итү өчен прививка ясатканнан соң 2-3 атна, ә чиргә тиз бирешүче кешеләргә 1-1,5 ай кирәк.
Федераль бюджет исәбеннән бушлай прививкалар укучыларга һәм балалар бакчаларына йөрүчеләргә, мәгариф, сәламәтлек саклау, хезмәт күрсәтү, транспорт хезмәткәрләренә, еш авыручы һәм 65 яшьтән өлкән кешеләргә ясала.
Прививканы яшәү урынындагы поликлиникада ясатырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы грипп вакцинация