Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында гарасаттан зыян күрүчеләргә булышалар

Быел июнь башында булган өермәле җил Түбән Чегодай һәм Югары Чегодай авылларындагы хуҗалыкларга нык зыян салды. Авылдашлар, туган-тумача, күршеләр җыелышып, күпләр йортларын рәткә кертте-кертүен, әмма түбәләре ябылып бетмәгән, төзәтелмәгән өйләр, абзарлар бар әле. Зыян күрүчеләргә дәүләт ярдәме белән, соңрак булса да, барлыгы 9 мең 930 квадрат метр төсле калай кайтартылачагы...

Быел июнь башында булган өермәле җил Түбән Чегодай һәм Югары Чегодай авылларындагы хуҗалыкларга нык зыян салды. Авылдашлар, туган-тумача, күршеләр җыелышып, күпләр йортларын рәткә кертте-кертүен, әмма түбәләре ябылып бетмәгән, төзәтелмәгән өйләр, абзарлар бар әле. Зыян күрүчеләргә дәүләт ярдәме белән, соңрак булса да, барлыгы 9 мең 930 квадрат метр төсле калай кайтартылачагы яхшы хәбәр.


Җәй башында табигать безнең районга тәмам каныкты дисәң дә һич арттыру булмас. Салкын көннәр, салкын яңгыр­лар өстенә, бер-бер артлы диярлек көчле җил-давыллар хуҗалык­ларга казалар китерде. Беренчесендә, май аенда булганы, нигездә, район үзәгендәге кайбер йортларның түбәсен алып очырса, икенчесендә, 1 нче июньдәгесе - тагын да зәһәррәк өермә Түбән Чегодай һәм Югары Чегодай авылларында нык "котырды".

Соңгы очракта Түбән Чегодайда сигез хуҗалык корылмалары нык җимерелде, дүрт йорт бөтенләй түбәсез калды. Өермә шәхси эшмәкәр Нәширвановның да бу авылдагы ат фермасы бинасы түбәсенә зыян салып узган. Гарасаттан соң Югары Чегодайда хәлләр бөтенләй мөшкел иде, монда 25 хуҗалык каза объекты. Шуның алтысы - өйләр түбәсез калды. Җил бер кибетне, мәчетне, фельдшер-акушерлык пунтын, газ ГРПсын да "тикшерергә онытмаган".

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Минһаҗев өермәдән соң башкарылган гамәлләр, халыкка ярдәм хакында түбәндәгеләрне сөйләде:

-Көндезге өченче яртыларда узган гарасаттан соң, шул кичне КЧС утырышыннан соң районда гадәттән тыш хәл игълан ителде. Бу көнне электрчыларның, газчыларның оперативлыгы мактауга лаек. Җил линия­ләргә нык зыян салган булса да, бригадалар көн-төн эшләп, материалын кайгыртып, икенче көнне үк йортларга газ, электр җибәрделәр. Электрчылар 52 электр баганасы алыштырды, алар буенча яңабаштан СИП үткәргечләр суздылар. Үзебезнең һәм читтән, Бөгелмәдән, Әлмәттән, Лениногорскидан килгән электрчыларга, "Бөгелмә электр челтәрләре" директоры Альмир Латыйповка, газчыларга, "Лениногорскгаз" идарәсе җитәкчесе Рафаэль Нуртдиновка, баш инженер Сергей Абражаевка, халыкны утлы, газлы иткән егетләргә бик зур рәхмәт.

Җил аеруча нык зыян салган хуҗалыкларга авыл җирлекләре аша, төзелеш материалы белән, такталата ярдәм күрсәтелде. Зыян күрүчеләргә районның резерв фондыннан Түбән Чегодайга, азмы-күпме, 120 мең, Югары Чегодайга 465 мең сум акча бүлеп бирелде. Сумма зур булмаса да, зыян күләменә карап, хуҗалыклар 5 мең сумнан 20 мең сумга кадәр ярдәм алды. Моңардан тыш, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин тырышлыгы белән, республика авария фондыннан 9 мең 930 квадрат метр төсле калай кайтарылыр­га тиеш, монысы да зур ярдәм.

Беренче һәм икенче очракта да гарасат китергән зыянның күләме, бәясе комисия тарафыннан билгеләнде, документлар МЧС белгечләренә күрсәтелде, ярдәм шуның нигезендә башкарыла. Бәлага таручыларга халык та булышты. Андый казаны шулай ил белән күтәрсәң генә. Өмәләрдә катнашучыларга, җимерекләрне чистартырга, җыештырырга техникалар белән булышкан "ЧИРМЕШӘН­АГРО", "ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ", "Строитель" җәмгыятьләренә, "Татнефтедор" район юллар идарәсе җитәкчеләренә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined