Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында давылдан зыян күргәннәргә район һәм республика да булыша

Моннан ике ай элек районда булган давыл-өермә вакытында зыян күргәннәр өйләрен, каралты-кураларын ремонтлауны дәвам итәләр. Күпчелек өйләрнең түбәләрен рәтләгән. Югары Чегодайда яшәүче Гафуровлар да бераз тынычланып калганнар. Аларга өермә инде икенче тапкыр кагыла. Монысында 25 еллык өйләре бөтенләй түбәсез калган. Җитмәсә нәкъ бу каза килгән кичтә, аннары да тоташ яңгыр...

Моннан ике ай элек районда булган давыл-өермә вакытында зыян күргәннәр өйләрен, каралты-кураларын ремонтлауны дәвам итәләр. Күпчелек өйләрнең түбәләрен рәтләгән. Югары Чегодайда яшәүче Гафуровлар да бераз тынычланып калганнар.


Аларга өермә инде икенче тапкыр кагыла. Монысында 25 еллык өйләре бөтенләй түбәсез калган. Җитмәсә нәкъ бу каза килгән кичтә, аннары да тоташ яңгыр койды. Бары да чыланган, өй эчендә әйберләр дә зыян күргән.

-Ул көннәрдә бик авыр булды инде, - ди озак еллар колхозда машина йөрткән Тәнзил абый Гафуров. - Рәхмәт, халык, туганнар нык булышты. Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да килеп хәл белеште. Давыл булганнан соң 5-6 көннән үк түбә ябарга профнастил бирделәр. Өебезне иминиятләү дә ярады, беркадәр акча алдык.

Бер килсә килә бит, шул чакта авылда башка урамда торучы улларының да өйләрен җил каерып ташлый, Гафуровларның башка кайбер кардәшләре дә зыян күрә.

-Хәзер күктә аз гына болыт күренсә дә сискәнеп куябыз, - ди Халисә Гафурова.

Бүген аларның өйләре матур калайлы, аннан-моннан материал табыштырып абзарларын да төзәткәннәр. Мал асрап яшиләр, шуннан тәм табалар ветераннар, әле бу көннәрдә печән кайтарып өйгәннәр. Бераз хәл алгач коймаларын, капкаларын да рәтләмәкчеләр. Нишләтәсең, табигать көйсезләнеп ала шул. Андыена гына түзәсең инде, исән генә булыйк, диләр Гафуровлар.

Искә төшерик. Быел, 1 июньдә булган давыл райондагы 33 гаилә хуҗалыгына зыян салды, шул исәптән 8 социаль объектка. Югары Чегодайда һәм Түбән Чегодайда өйләр түбәсез калды, каралты-кура җимерелде.

Югары Чегодайда гарасаттан зыян күргән башлангыч мәктәп һәм ФАП бинасының түбәсе инде яңартылган, газ бүлү пунктына да төзүчеләр килгән. Әле мәчет манарасының һәм түбәсенең бер өлешен ремонтлыйсы бар. Бу авылда һәм Түбән Чегодайда берничә йортның түбәсе ясалып бетмәгән килеш.

-Түбән Чегодайда давылдан зыян күргәннәргә район да, республика да булышты, - ди Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиева. - Такта да, бюджеттан акча да бирелде, республика калай - профнастил белән ярдәм итте.

Югарычегодайлыларга да байтак материал биргәннәр, бераз акчалата да булышканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined