Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында да ата-аналардан шикаятьләр бар

Республикада ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларга акча җыюны тыю турында Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган хат барлык район мәгариф бүлекләренә ел саен җибәрелсә дә, бу мәсьәлә һаман да шактый актуаль булып кала. -Мәгариф учреждениеләрендә акча җыю мәсьәләсе буенча безгә дә зар белдереп мөрәҗәгать итүчеләр бар....

Республикада ата-аналардан теләсә нинди ихтыяҗларга акча җыюны тыю турында Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов имзалаган хат барлык район мәгариф бүлекләренә ел саен җибәрелсә дә, бу мәсьәлә һаман да шактый актуаль булып кала.

-Мәгариф учреждениеләрендә акча җыю мәсьәләсе буенча безгә дә зар белдереп мөрәҗәгать итүчеләр бар. Хәйрия ярдәме исеме астында да ата - аналардан акча җыю очраклары кабатланып тора, - ди муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин.- Бу - коррупциянең бер төре һәм аның өчен уку йорты җитәкчеләрен, укытучыларны җаваплылыкка да тартырга мөмкин. Штрафлары 100 мең сумнан арта. Гомумән, балалар бакчасы, мәктәп, сыйныф һәм башка кирәк - яраклар өчен ата-аналар комитеты, попечительләр советы, хәйрия фонды вәкилләре аша мәгариф оешмасы өчен акча җыю катгый рәвештә тыела. Кайбер ата-аналар, үзебезнең балаларга кирәк дип, мәктәпкә, кабинетка әле бер әйбер, әле икенчесен сатып алырга кыстый, укытучыларга бәйрәм саен бүләкләр бирергә өнди. Башка ата-аналарның мөмкинлекләре турында сорап торучы да юк. Балага карата укытучыларның мөнәсәбәте үзгәрер дип, күпчелек мәктәпкә "ярдәм" күрсәтүдән баш тартырга курка. Ата - аналар акчасына театрларга, киноларга бару, экскурсияләр кебек чараларны да, көчләп тагу турында гаепләү булмасын өчен, мәктәп һәм балалар бакчасы катнашыннан башка оештырырга кирәк, әмма бу балаларны мәдәни чаралардан мәхрүм калдырырга дигән сүз түгел.
Муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесенең телефоны - 2- 58- 37.
Билгеле, берәр кеше уку йортына хәйрия ярдәме күрсәтеп, игелек эшләргә тели икән, моңа киртәләр юк. Мәгариф учреждениесенә бирелүче ярдәм махсус журналда теркәлергә һәм килешү төзелергә, акчаны алу һәм куллану мәгариф оешмасының бюджеттан тыш счеты аша башкарылырга тиеш. Хәйрия ярдәме күрсәтергә теләк белдерүче мәгариф оешмасы җитәкчесе исеменә, биреләчәк акчаның суммасын һәм аларны нинди максатларга юнәлтергә кирәклеген күрсәтеп, гариза яза. Барлык мәгълүмат та уку йортының сайтында урнаштырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәгариф бүлеге коррупциягә каршы көрәш бүлеге