Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында бәйрәмнәр вакытында уяулыкны көчәйтергә өндәделәр

Террорчылыккка каршы район комиссиянең бу елдагы соңгы утырышында, нигездә, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү чорында җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү, террорчылык гамәлләрен кисәтү, гомумән, районда кабул ителгән куркынычсызлык чаралары турында сүз барды. -Бәйрәм көннәрендә барлык хезмәтләр һәм ведомстволар, беренче чиратта, хокук саклау органнары, янгын сүндерүчеләр, юлчылар, газчылар, электрчылар, элемтәчеләр...

Террорчылыккка каршы район комиссиянең бу елдагы соңгы утырышында, нигездә, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәренә әзерлек һәм үткәрү чорында җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү, террорчылык гамәлләрен кисәтү, гомумән, районда кабул ителгән куркынычсызлык чаралары турында сүз барды.

-Бәйрәм көннәрендә барлык хезмәтләр һәм ведомстволар, беренче чиратта, хокук саклау органнары, янгын сүндерүчеләр, юлчылар, газчылар, электрчылар, элемтәчеләр югары әзерлекле режимда эшләргә, предприятиеләр һәм оешмаларда бәйрәм көннәренә кизү тору графигы расланырга тиеш, - район башлыгы, террорчылыкка каршы комиссиясе рәисе Фердинат Дәүләтшин.

Халык күп җыела торган мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү, спорт учреждениеләре, мәдәният йортлары аеруча игътибар үзәгендә булырга тиеш, диелде утырышта. Бәйрәм чараларын полиция бүлекчәсе һәм янгын часте белән килештереп үткәрергә кирәк.

Оешмалар җитәкчеләре янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар күрергә, яңа ел бәйрәмнәрен үткәргән вакытта кизү торучылар санын арттырырга, биналарда пиротехник эшләнмәләрне саклауга юл куймаска тиешләр дип билгеләнде.

Авыл җирлекләре башлыкларына да бу көннәрдә эш арта, авылларда тәүлек дәвамында кизү торуны оештырырга, урам чыршыларын бизәгәндә сертификатлы гирляндалар гына кулланырга, пиротехник эшләнмәләрне куллану өчен махсус урыннар билгеләргә һәм бу хакта халыкка җиткерергә, янгыннарны кисәтү буенча эш оештырырга, урамнарны вакытында кардан арындырырга, торак пунктларда ят кешеләр, автотранспорт хакында тиешле органнарга хәбәр итәргә.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы Чирмешән районында Бәйрәмнәр вакытында уяулыкны көчәйтергә өндәделәр