Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында бәйрәмнәр һәм сайлаулар алдыннан уяулыкны көчәйтергә өндәделәр

Бу көннәрдә уяулыкны нык көчәйтү зарур - халыкара хатын-кызлар бәйрәме узуга диярлек Россия Президентын сайлаулар булачак. Бик мөһим вакыйгалар. Күпчелек халык, билгеле, законнарны төгәл үтәргә гадәтләнгән. Бәйрәмнәрдә барлык милләт халкы бердәмлек күрсәтә, Аллага шөкер, тыныч, тату яшибез. Безнең районда бу яктан зур проблемалар юк. Әмма әллә кемнәр бар, бигрәк тә...

Бу көннәрдә уяулыкны нык көчәйтү зарур - халыкара хатын-кызлар бәйрәме узуга диярлек Россия Президентын сайлаулар булачак. Бик мөһим вакыйгалар.


Күпчелек халык, билгеле, законнарны төгәл үтәргә гадәтләнгән. Бәйрәмнәрдә барлык милләт халкы бердәмлек күрсәтә, Аллага шөкер, тыныч, тату яшибез. Безнең районда бу яктан зур проблемалар юк. Әмма әллә кемнәр бар, бигрәк тә читтән килеп тәртип бозарга, вәзгыятьне катлауландырырга мөмкиннәр.

Шушы көннәрдә районның террорчылыкка каршы комиссиясе утырышында бу хакта тәфсилләп сөйләделәр.

Террорчылык гамәлләрен ничек кисәтергә, андый һәм янгын, ут сүнгән очракта нишләргә, җәмәгать тәртибен тәэмин итү буенча нәрсәләрне истә тотарга? Әлеге мәсьәләләр буенча утырышта конкрет чыгышлар, тәкъдимнәр булды, карарлар чыгарылды.

Террорчылык һәм экстремизм характерында җинаятьләр кылуда шик туса, ят кешеләр күренсә, кичекмәстән полиция бүлекчәсенә, 2-54-39 номерына шалтыратырга кирәк.

-Сайлауларга кадәр, сайлаулар көнендә дә барысын да кабат-кабат тикшерергә тиешбез, монда вак-төяк юк, - диде район башлыгы, террорчылыкка каршы комиссия рәисе Фердинат Дәүләтшин. -Кайбер җитешсезлекләр бар икән, аларны тиз арада бетерү зарур. Сайлау участокларында дежурлык оештыруга да җаваплы карыйк.

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы Чирмешән районында сайлаулар Бәйрәмнәр алдыннан уяулыкны көчәйтергә өндәделәр