Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында бөртек комбайннарының уракка яраклылыгын белгечләр тикшерәчәк

Район хуҗалыкларындагы бөртек комбайннарының уракка яраклылыгын республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тикшерәчәк. Быел бу төр техникалар ярдәмендә районда 38 мең гектар мәйданнан игеннәр суктырып аласы була. Инвесторларныкыннан кала, районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында 80гә якын бөртек комбайны исәпләнә. -Инвесторларның: "Агропродукт" җәмгыятенең, "Лениногорск агрофирмасы"ның, "БИАГРО"ның комбайннары нигездә яңа,...

Район хуҗалыкларындагы бөртек комбайннарының уракка яраклылыгын республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тикшерәчәк. Быел бу төр техникалар ярдәмендә районда 38 мең гектар мәйданнан игеннәр суктырып аласы була.


Инвесторларныкыннан кала, районның авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында 80гә якын бөртек комбайны исәпләнә.

-Инвесторларның: "Агропродукт" җәмгыятенең, "Лениногорск агрофирмасы"ның, "БИАГРО"ның комбайннары нигездә яңа, алар эшкә әзер. Яңа инвестор - "Әккәрәй" җәмгыяте Әккәрәй, Ульяновка авыллары кырларында эшләячәк, аның җитәкчелеге хуҗалыкларда булган иске комбайннарны да төзәттерә, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Гатауллин. - Үзебезнең хуҗалыклардан - "ЧИРМЕШӘНАГРО" механизаторлары комбайннарын кыштан ук әзерләп куйдылар дисәң дә була. "Сөлчә" җәмгыятендә, "Серендеев Н.И." крестьян-фермер хуҗалыгында да бу яктан бик тырышып эшләделәр, техникалары шулай ук старт көтә. Ә менә Лагеркадагы "Моляков В.А." КФХнда, "Кара Чишмә" җәмгыятендә бу уңайдан эшне тизләтәсе бар. Барлык хуҗалыкларда да техникаларны комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре белән тәэмин итү зарур.

Комбайнарның, көздән җир эшкәртә торган тагылма машиналарның төзеклеген республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре бәяләячәк. Быел кырларда иген басулары куе, тыгыз массалы. Аларны вакытында эшләп, җиңеп чыгарга ышанычлы, төзек техника кирәк. Өстәвенә урак соңга да кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined