Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән үзәк больницасына тән җәрәхәтләре алган хатын - кыз китерелгән

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постыннан алынды. 02 Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсенә бер атнада 46 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган. Полиция хезмәткәрләре үткәргән тикшерү барышында районның берничә фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерларының ялган документлар буенча...

01 Үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. Хәбәр 135нче янгын частеннан һәм 73нче янгын частеның Күтәмәдәге аерым постыннан алынды.

02 Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсенә бер атнада 46 хәбәр кергән, 3 җинаять эше кузгатылган.

Полиция хезмәткәрләре үткәргән тикшерү барышында районның берничә фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерларының ялган документлар буенча эшләве ачыкланган.

Төрле тән җәрәхәтләре алган бер хатын-кыз район үзәк больницасына китерелгән. Аның "Кәрвансарай" сәүдә үзәге янындагы баскычта үзе егылып яраланганлыгы ачыкланган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 65 кешене ачыклаганнар, берсе транспорт чарасы белән аек булмаган килеш идарә иткән.

Алты юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, барысы да матди зыян белән.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 28 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.

03 Ашыгыч медицина ярдәменә үткән ял көннәрендә тәүлеккә уртача 20гә якын чакырту кергән. Фельдшер Диана Софронова әйтүенчә, ике көндә 4 кеше көнкүрештә җәрәхәт алган, 3 кеше ОРВИ белән чирләгән. Чакыртуларның күбесе хроник авыручылар янына булган.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 34 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined