Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында авыл хуҗалыгы санын алу әзерлек бара

Районда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу кампаниясен үткәрүгә 653 мең 400 сум акча тотылачак. Шуның 257 мең 400 сумы инструкторлык участокларында сак тотуга, 248 мең 500 сумы - транспорт, 103 мең 100 сумы инструкторлык участокларын арендалауга, 44 мең 400 сумы элемтә хезмәтләренә каралган. Сан алу 1 июльдән 15 августка кадәр...

Районда Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу кампаниясен үткәрүгә 653 мең 400 сум акча тотылачак.

Шуның 257 мең 400 сумы инструкторлык участокларында сак тотуга, 248 мең 500 сумы - транспорт, 103 мең 100 сумы инструкторлык участокларын арендалауга, 44 мең 400 сумы элемтә хезмәтләренә каралган.
Сан алу 1 июльдән 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу чарада 17 исәпкә алучы, 3 инструктор, сан алу буенча вәкил һәм аның урынбасары эшләячәк. Май ахырында вәкилләрне сан алу эшенең нечкәлекләренә өйрәтәчәкләр.
Чирмешән, Яңа Элмәле, Югары Кәминкә авылларында инструкторлык участоклары әзер. Бер исәпкә алучыга чама белән 460-500 йортта булырга туры киләчәк. Аларның һәрберсе элемтә чарасы белән тәэмин ителә. Исәпкә алу вакытында бланкалардагы сорауларга җаваплар хуҗаларның сүзләре буенча, нәкъ 2006 елдагы кебек, тутырыла. Мәгълүматлар электрон формада түгел, кәгазьдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы сан алу инструкторлык участоклары

2
X