Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районында 20 ноябрьдә референдум узачак

Киләсе якшәмбе көнне район сайлаучылары үзсалым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдумда тавыш бирү өчен сайлау участокларына җыелачак. Тавыш бирү 34 участокта сәгать 7дән 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, - ди территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. - Бүгенгә район сайлаучылары исемлекләрендә 15058 кеше, әлегә аларга төгәллекләр кертелә. Сайлау участогына паспорт...

Киләсе якшәмбе көнне район сайлаучылары үзсалым кертү мәсьәләсе буенча җирле референдумда тавыш бирү өчен сайлау участокларына җыелачак.

Тавыш бирү 34 участокта сәгать 7дән 20 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, - ди территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. - Бүгенгә район сайлаучылары исемлекләрендә 15058 кеше, әлегә аларга төгәллекләр кертелә.
Сайлау участогына паспорт белән килергә кирәк. Бюллетеньне алганнан соң, сайлаучы анда язылган сорауга "Әйе" яки "Юк" дип җавап бирергә тиеш.
Бюллетеньнең формасы барлык авыл җирлекләре өчен бер төрле, ә үзсалым суммасы һәм әлеге акчаларны нинди эшләргә юнәлдерелүе төрлечә.
Билгеле булганча, җыелган үзсалым акчаларына республика бер сумга дүрт сум исәбеннән өстәп акча күчерә. Димәк, "Әйе" дип җавап бирү авыл халкының үз файдасына булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы референдум