Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы укучылары тәмәкене конфетка алмаштырырга тәкъдим итәләр

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында наркоманияне кисәтү турында сөйләштеләр. Бу юнәлештә мәгариф бүлеге дә һәм район үзәк больницасы да конкрет эшләр башкара. Агымдагы елда район үзәк больницасының наркология кабинетында спиртлы эчемлекләргә хирыс 6 яшүсмер исәпкә куелган. Былтыр да шундый балигъ булмаган 3 бала исәпкә...

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең чираттагы утырышында наркоманияне кисәтү турында сөйләштеләр. Бу юнәлештә мәгариф бүлеге дә һәм район үзәк больницасы да конкрет эшләр башкара.


Агымдагы елда район үзәк больницасының наркология кабинетында спиртлы эчемлекләргә хирыс 6 яшүсмер исәпкә куелган. Былтыр да шундый балигъ булмаган 3 бала исәпкә алынган.

Алкоголизм һәм наркоманияне кисәтү максатында, медицина хезмәткәрләре белем бирү оешмалары белән берлектә, мәктәп укучылары арасында спиртлы эчемлекләрнең яшь организмга булган зыяны турында әңгәмәләр уздыралар. Исәптә торучы яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары белән врач психиатр-нарколог аерым очрашып сөйләшә.

Наркотик һәм психотроп матдәләрне куллануны ачыклау максатында яшүсмерләр арасында 2017 елның беренче яртысында тестлаштыру уздыру планлаштырылмаган. Бу үткән елларда безнең районда тестлаштыру "уңай" нәтиҗә бирмәү белән бәйле. Шулай да тынычланырга ярамый, дәвалаганчы чирне, алдан кисәтү яхшырак.

Мәктәп укучылары бу начар гадәтләргә каршы икәнлекләрен белдерап акцияләрдә катнашалар, район үзәге урамнарына чыгып халык белән әңгәмәләр коралар, тәмәкене конфетка алмаштырырга тәкъдим итәләр.

Утырышка "яшел елан" колына әйләнгән, алкоголь баткаклыгына батып баручы әни кеше дә чакырылган иде. Монда чакыргач, ул айныган, хәтта килергә дә оялган, шуның өчен полиция хезмәткәрләренә өенә барып алырга туры килде бу ананы. Комиссия утырышына беренче генә чакырылмаган әлеге хатын-кыз дәваланырга барырга ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined