Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы прокуратурасы коррупциягә каршы көрәшне көчәйтте

Район прокуратурасы күзәтчелек эшчәнлегендәге игътибарны беренче чиратта дәүләт һәм муниципаль органнарында коррупциячел фактларны кисәтүгә һәм бетерүгә юнәлтә. 2016 елда коррупциягә каршы тору сферасында закон бозуның барлыгы 41 очрагы ачыкланды, аларның нәтиҗәләре буенча бер протест, 8 представление бирелде, 14 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды, административ хокук бозулар турында 3 һәм гомумкүзәтчелек...

Район прокуратурасы күзәтчелек эшчәнлегендәге игътибарны беренче чиратта дәүләт һәм муниципаль органнарында коррупциячел фактларны кисәтүгә һәм бетерүгә юнәлтә.

2016 елда коррупциягә каршы тору сферасында закон бозуның барлыгы 41 очрагы ачыкланды, аларның нәтиҗәләре буенча бер протест, 8 представление бирелде, 14 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды, административ хокук бозулар турында 3 һәм гомумкүзәтчелек тикшерү материаллары буенча бер җинаять эше кузгатылды.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең югары статусы һәм дәрәҗәсе хезмәткәрләргә карата кайбер тыюлар һәм чикләүләр куя. Шул ук вакытта тикшерү нәтиҗәләре аерым дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең законсыз төстә хезмәт эшчәнлеге алып баруын күрсәтә.
Мәсәслән, бер авыл җирлегендә муниципаль хезмәткәр икенче бер түләүле эш белән шөгыльләнгән. Килешү нигезендә ул иминиятләү оешмасына хезмәт күрсәткән һәм шуның өчен акча алган. Әлеге факт буенча район прокуратурасы административ хокук бозу турында эш кузгатты, әлеге хезмәткәргә 15000 сум күләмендә штраф салынды. Җирле үзидарә органы җитәкчесенә муниципаль хезмәт турында законны бозу фактын бетерү буенча представление бирелде, соңрак муниципаль хезмәткәр эшеннән алынды.
"Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең кадрлар бүлеге инспекторы һәм район башкарма комитетының эшләр идарәчесе элек федераль дәүләт хезмәтендә вазифа биләгән затларның башка эшкә урнашулары хакында вакытында тиешле хәбәр бирмәүләре сәбәпле, аларга карата административ хокук бозу турында эш кузгатылды. Прокурор карары нигезендә суд әлеге хезмәткәрләрнең һәрберсенә 20 мең сум күләмендә административ штраф салды.
Суд карарлары үз көченә керде.
Шуны искәртәм, закон элек дәүләт яки муниципаль хезмәткәр вазифасын биләгән гражданин белән хезмәт килешүе төзү турында ун көн эчендә эш бирүченең аның элеккеге хезмәт урынына хәбәр җибәрүен таләп итә.
Муниципаль хезмәткәрләрнең үз керемнәре турында тулы булмаган белешмәләр бирүе фактлары буенча бер представление кертелде, 6 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Андый тәртип бозулар Чирмешән районы буенча полиция бүлекчәсе хезмәткәрләренең керемнәре турында белешмәләрне тикшергәндә дә ачыкланды.
2016 елда урындагы вәкаләтләреннән явызларча файдалану факты беленде: вазифаи зат бернинди нигез булмауга карамастан, берничә тапкыр үзенә үзе премия язган. Бу очрак буенча да җинаять эше кузгатылды. Суд әлеге кешегә гаепләү карары чыгарды һәм штраф түләтте.
"Энерготехсервис" җәмгыятендә коррупциягә каршы тору турында законның үтәлешен тикшергәндә дә закон тәртибен бозу фактлары ачыкланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы бер вазифаи затны административ җаваплылыкка тартты. Шундый ук тәртип бозулар "Чирмешән икмәк кабул итү предприятиесе" җәмгыятендә, "Чирмешәнурман" учреждениесендә, "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре"ндә, "Чирмешән автотранспорт предприятиесе" ачык акционерлык җәмгыятендә дә табылды.
Бүген район прокуратурасы коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт вәкаләтләреннән явызларча файдалануларын вакытында ачыклау һәм кисәтү, дәүләт һәм муниципаль хезмәт системасында законнарының үтәлүенә күзәтчелекне оештыру һәм тормышка ашыру дәрәҗәсен күтәрү буенча өстәмә чаралар күрелә.
Юрий Иванов,
район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы прокуратура