Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында сыйфатлы ризыклар гына әзерләнергә тиеш

Арча районында мәктәп укучыларының күпләп агулануы халык арасында шау-шу уятты. Әлеге хәлне тикшерү барышында санитар-эпидемиологик таләпләр бозылуы ачыкланган. Мондый күңелсез хәлләр килеп чыгуын кисәтү максатыннан Роспотребнадзорның Нурлат территориаль идарәсе начальнигы Анна Трифонова безнең районда да булып китте. Ул районның мәктәп директорларын, балалар бакчалары мөдирләрен, пешекчеләрне һәм азык-төлек блогы хезмәткәрләрен район...

Арча районында мәктәп укучыларының күпләп агулануы халык арасында шау-шу уятты. Әлеге хәлне тикшерү барышында санитар-эпидемиологик таләпләр бозылуы ачыкланган.


Мондый күңелсез хәлләр килеп чыгуын кисәтү максатыннан Роспотребнадзорның Нурлат территориаль идарәсе начальнигы Анна Трифонова безнең районда да булып китте. Ул районның мәктәп директорларын, балалар бакчалары мөдирләрен, пешекчеләрне һәм азык-төлек блогы хезмәткәрләрен район мәгариф бүлегенә җыеп, азык-төлек әзерләүгә булган таләпләрне тагын бер кат исләренә төшерде.

-Азык-төлек әзерләүдә, эшкәртүдә һәм саклауда кечкенә генә кимчелекләр дә, сантар-эпидемиологик таләпләр бозылу зур күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин, - диде Анна Трифонова. - Кагыйдәләрне үтәгез, шул ук вакытта документларыгыз да тәртиптә булсын.

Очрашу башында эчәк инфекциясе авырулары, аларның килеп чыгу сәбәпләре, авыруларны кисәтү һәм саклану кагыйдәләре турында фильм күрсәтелде. Аннан соң җаваплы кешеләр азык-төлек блогындагы эшләрнең тәртибе турында аерым-аерым сөйләделәр, соңрак тестлаштыру уздылар. Кыскасы, Нурлаттан килгән җитәкче алардан имтихан алды дисәк тә артык булмас.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы көн темасы мәктәпләрендә балалар бакчаларында сыйфатлы ризыклар гына әзерләнергә тиеш