Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы мәктәпләрендә "Каршылыксыз мохит" программасы тормышка ашырыла

Иске Котыш һәм Утыз Имән авыллары мәктәпләрендә киләсе елда берникадәр ремонт эшләре кузгатмакчылар. Әлеге белем йортлары "Каршылыксыз мохит" программасына кергән. Уку-укыту шартларын ансатлаштыру максатында, биналарга керү-чыгу юлларын җайлырак итәчәкләр. Баскычларга пандуслар ясау да күздә тотыла. Санитар үзел челтәрен бераз үзгәртеп яңарту, керү уңаендагы ишекләрне алмаштыру да - каршылыксыз мохит таләпләре....

Иске Котыш һәм Утыз Имән авыллары мәктәпләрендә киләсе елда берникадәр ремонт эшләре кузгатмакчылар. Әлеге белем йортлары "Каршылыксыз мохит" программасына кергән.


Уку-укыту шартларын ансатлаштыру максатында, биналарга керү-чыгу юлларын җайлырак итәчәкләр. Баскычларга пандуслар ясау да күздә тотыла. Санитар үзел челтәрен бераз үзгәртеп яңарту, керү уңаендагы ишекләрне алмаштыру да - каршылыксыз мохит таләпләре.

Яңа елда Иске Котыш мәктәбендә - 1 миллион 800 мең, Утыз Имән мәктәбендә 2 миллион сумлык шундый эшләр башкарылырга тиеш. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак - коммуналь эшләр буенча урынбасары Муса Вилданов әйтүенчә, ремонтны уку елы ахырындарак - язгы якта башлау ниятләнә. Эшне яңа уку елына кадәр төгәлләргә дә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X