Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы хуҗалыкларында печән күп, сенаж азрак әле

"Сөлчә" җәмгыятендә планлаганнан 2,5 тапкыр күбрәк, ягъни 2064 тонна печән хәстәрләделәр. Сенаж да күп, 3 мең тонналап. Биредә үләннәр күкрәп үсте, вакытында чабылды. Соңгы көннәрдә шәхси хуҗалыкларда да азык запасларын нык арттырдылар. "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыя­тендә (450 тонна), "Кара Чишмә"дә (528), "Камалов И.Р." (665 тонна) хуҗалыкларында бу төр азык шактый, ә...

"Сөлчә" җәмгыятендә планлаганнан 2,5 тапкыр күбрәк, ягъни 2064 тонна печән хәстәрләделәр. Сенаж да күп, 3 мең тонналап. Биредә үләннәр күкрәп үсте, вакытында чабылды.


Соңгы көннәрдә шәхси хуҗалыкларда да азык запасларын нык арттырдылар.

"Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыя­тендә (450 тонна), "Кара Чишмә"дә (528), "Камалов И.Р." (665 тонна) хуҗалыкларында бу төр азык шактый, ә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар буенча 7084 тонна (планга карата 142 процент) әзерләнгән. "ҮтәмешАГРО", "Әккәрәй", "ЧИРМЕШӘН АГРОхезмәтләре" җәмгыятьләрендә печән азрак әле, сенаж да күп тугел.

Сенаж салуда "Күтәмә АГРОфирмасы", "ЧирмешәнАГРО", "Ильхан" башкалардан яхшырак эшлиләр. Район буенча сенаж 10030 тонна, ягъни планлаганның 48 проценты кадәр салынган. Бу эшне тизләтү зарур, уракка керешсәк техника, көч җитмәячәк, үләннәр дә картая.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined