Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы хуҗалыклары язгы кыр эшләренә әзерләнә

Вакыт язга авышты. Бер җылыта башласа, кар бик тиз эреп бетәчәк. Кырга да чыгар вакыт җитә. Ә авыл хуҗалыгы предприятиеләре зур эшкә әзерме? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов белән бүгенге әңгәмә шул хакта. -Альфред Тәлгатович, сүзне шуннан башлыйк әле: язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы төзәтү буенча...

Вакыт язга авышты. Бер җылыта башласа, кар бик тиз эреп бетәчәк. Кырга да чыгар вакыт җитә. Ә авыл хуҗалыгы предприятиеләре зур эшкә әзерме? Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альфред Гыйльманов белән бүгенге әңгәмә шул хакта.

-Альфред Тәлгатович, сүзне шуннан башлыйк әле: язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы төзәтү буенча эш сүлпән бара кебек?
-Бүген җаваплылыгы чикләнгән "Чирмешән - АГРО" җәмгыяте язгы кыр эшләренә әзер дә дип була. Биредә авыл хуҗалыгы тагылма агрегатларын көздән үк ремонтлаганнар.
Хәтта азык әзерләү техникасын да сафка бастыра башлаганнар.
Башка хуҗалыкларда да авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау буенча конкрет эш бара. Дөрес, төрле хуҗалыкларда төрлечә. "Лашман АГРОфирмасы", "Сөлчә" , "Күтәмә АГРОфирмасы", "Камалов" хуҗалыкларын яхшы яктан билгеләп үтәсе килә. Бу җәмгыятьләрдә техникаларны ремонтлауны көйле оештырганнар.
"Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятендә исә хәл катлаулы. Биредә бу юнәлештә эш бармый диярлек. Механизаторлар да җитәрлек түгел, тракторларның да бер өлеше зур ремонт көтә.
Ә район буенча кыр эшләрендә быел 12 универсаль чәчү комплексы катнашачак. Алар әзер диярлек, әле тагын 17 чәчү агрегаты да төзәтелә.
-Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчүлек орлык запаслары барлык мәйданнарга да җитәрлекме?
-Гомумән алганда, бу язда районда 50 мең гектарга якын чәчүүткәрергә, 7 мең 858 гектарда уҗым культураларын тырмаларга һәм минераль ашламалар белән тукландырырга кирәк. Кызганычка каршы, көздән 25 мең гектар җирләр сөрелмичә калды. Ә бу өстәмә чыгымнар, көч, вакыт алачак. Быел районда ике инвестор да булачак. "ТатАГРО" җәмгыяте 11 мең 118 гектарда көнбагыш һәм бөртекле культуралар игәргә планлаштыра. "Татагролизинг" акционерлык җәмгыяте Шешминка, Бәркәтә, Кармалка кырларында, барлыгы 6 мең гектарда бөртекле культуралар үстерергә ниятли.
Орлыкларга килгәндә, бүгенге көндә бу иң катлаулы мәсьәлә.
Кайбер хуҗалыкларда, мәсәлән, "Алга"да бер килограмм да орлык юк. "Кара Чишмә", "Шушма" җәмгыятьләрендә дә орлык җитәрлек түгел. Районда ике хуҗалык: "Чирмешән АГРО" һәм "Күтәмә АГРОфирмасы" "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясенә керделәр. Быелдан башлап алар район хуҗалыклары өчен орлык үстереп бирәчәкләр. Бу аеруча кечкенә крестьян - фермер хуҗалыклары өчен отышлы булачак, чөнки аларның орлык саклау өчен урыннары, аны эшкәртү өчен җиһазлары юк. Ә бүген инде кем каян таба, шуннан орлык ала. Хуҗалык җитәкчеләренә моның өчен банклардан кредит акчалары да җәлеп итәргә туры килә. Шунысын да әйтү кирәктер, бүген район җәмгыятьләренең төрле фондларга, банкларга, оешмаларга тулаем бурычлары 500 миллион сум бурычлары бар.
-Альфред Тәлгатович, ә хуҗалыклар хөкүмәт ярдәменә өметләнә алалармы?
-Язгы кыр эшләренә федераль һәм республика бюджетыннан 29 миллион сум акча, субсидия бүлеп бирелде. 15 миллион сумга ашламалар алачакбыз, тагын 14 миллионы ягулык-майлау материалларына китәчәк. Моңардан тыш, кыр эшләренә район бюджетыннан да 27 миллион 300 мең сум акча күчерелде. Аның төп өлешен минераль ашламалар алырга юнәлдерәбез, калганына кукуруз, донник, люцерна орлыклары сатып алынды.
Районда терлек азыгы базасын булдыру зарур. Бүген кайбер хуҗалыклар мал азыгын күрше районнардан сатып алалар.
-Механизаторлар белән хәл ничек?
-Нигездә, хуҗалыкларда механизаторлар җитәрлек. Чәчү вакытында тизлек зур роль уйный, шуңа күрә эшне ике сменада оештыру сорала. Ә менә белгечләргә ихтыяҗ бар. Хәтта идарәгә дә агроном һәм баш бухгалтер кирәк.
Республика җитәкчелеге быел барлык басуларны да эшкәртеп, барысында да чәчү уздыру бурычын куйды. Без күмәк, аңлашып, оешып, көч куйсак, моңа ирешербез дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан