Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы хуҗалыклары азык әзерләүгә керештеләр

"Сөлчә" җәмгыятендә 70 тонна печән әзерләнгән. Башка хуҗалыкларда бу төр азык, сенаж запаслары һаман юк әле - эшкә тоташ яңгырлар комачаулый. Район буенча күпьеллык үләннәрнең 669 гектары чабылган, шул исәптән, 253 гектары - печәнгә. "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Ильхан", "Камалов И.Р." җәмгыятьләрендә, Лашманда да үләннәрне чаба башладылар, аннан печән әзерләячәкләр, киптерергә, җыярга көне...

"Сөлчә" җәмгыятендә 70 тонна печән әзерләнгән. Башка хуҗалыкларда бу төр азык, сенаж запаслары һаман юк әле - эшкә тоташ яңгырлар комачаулый.


Район буенча күпьеллык үләннәрнең 669 гектары чабылган, шул исәптән, 253 гектары - печәнгә. "ЧИРМЕШӘНАГРО", "Ильхан", "Камалов И.Р." җәмгыятьләрендә, Лашманда да үләннәрне чаба башладылар, аннан печән әзерләячәкләр, киптерергә, җыярга көне генә булсын.

Һава торышына бәйле рәвештә, көтеп торырга түгел, белгечләр мондый вакытта сенаж әзерләргә киңәш итәләр. Авыл җирлекләре Советлары һәм башкарма комитетлары, үзләрендә булган техника, транспорты, чапкычлары булган кешеләр белән киңәшеп, шәхси хуҗалыкларда кышкылыкка азык запасы туплау буенча оештыру чаралары күрергә бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы Чирмешән