Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы эшмәкәрләренең проблемалары байтак

Авылларда иске йортларны Ана капиталына сатып алалар һәм яңа хуҗалар бу торакны килеп тә карамый, салымын да түләми. Күпчелек авыл җирлекләре башлыкларын борчучы бу сорауны, очрашу вакытында, Татарстан Республикасы буенча Россия монополиягә каршы хезмәтнең Федераль идарә җитәкчесе урынбасары Павел Козелга да җиткерделәр. -Башка районнарда моңа охшаш сораулар биргәннәре юк иде...

Авылларда иске йортларны Ана капиталына сатып алалар һәм яңа хуҗалар бу торакны килеп тә карамый, салымын да түләми.

Күпчелек авыл җирлекләре башлыкларын борчучы бу сорауны, очрашу вакытында, Татарстан Республикасы буенча Россия монополиягә каршы хезмәтнең Федераль идарә җитәкчесе урынбасары Павел Козелга да җиткерделәр.
-Башка районнарда моңа охшаш сораулар биргәннәре юк иде әле, - ди Павел Анатольевич. - Бу мәсьәләне дә без урында тикшереп, өйрәнербез, аннан соң проблеманы хәл итәргә булышырбыз.
Очрашуга килгән эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары, бизнес белән кызыксынучылар һәм, гомумән, торгиларда катнашучы, оештыручы оешма җитәкчеләре сорауларын очрашуда да, кабул итү вакытында Козелның шәхсән үзенә генә дә ирештерделәр.
Яңа Элмәледән шәхси эшмәкәрне - буаны арендалаучыны дәүләттән ярдәм булмавы борчый. Ул буа тирәсен чистартып тора, балыкчыларга шартлар тудырган, аренда өчен түләп бара, буага маймычлар да җибәргән. Чыгымнары бар, ә балыкчылардан акча алырга хокукы юк. Павел Анатольевич бу сорауны да тикшерергә һәм ярдәм итәргә ышандырды.
Сорауларына шунда ук җавап алучылар да булды.
Бу хезмәт вәкилләре инде 8нче ел районнарга барып халык белән очраша. Шул вакыттан бирле берничә мең мөрәҗәгать кабул ителгән.
-Без ел дәвамында республиканың барлык районнарында да булабыз. Максатыбыз - районнардагы халык, аларның проблемалары белән танышу, - ди Павел Козел. - Авылларда яшәүчеләргә Казанга кабул итүгә килү бик кыен. Мондый очрашуларда алар сорауларын безгә бирә. Кайберләренә шунда ук җавап бирсәк, кайберләрен өйрәнгәннән соң, мөрәҗәгать иткән гражданнар белән элемтәгә керәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы эшмәкәрләр Ана капиталы буенча түләүләр

2
X