Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы бюджеты керемнәр һәм чыгымнар ягыннан да “үсте“

Өченче чакырылыш район Советының чираттагы - егерме дүртенче утырышында депутатлар муниципаль район бюджетының керем өлешен 10 миллион 190 мең 620 сумга арттырырга карар кылдылар. Бюджетның чыным өлеше дә шул ук суммага арттырылды. Мондый карар агымдагы елга күздә тотылган бюджет средстволарын нәтиҗәлерәк файдалану, шулай ук керемнәр планын тәгаенлау максатында кабул ителде....

Өченче чакырылыш район Советының чираттагы - егерме дүртенче утырышында депутатлар муниципаль район бюджетының керем өлешен 10 миллион 190 мең 620 сумга арттырырга карар кылдылар. Бюджетның чыным өлеше дә шул ук суммага арттырылды.


Мондый карар агымдагы елга күздә тотылган бюджет средстволарын нәтиҗәлерәк файдалану, шулай ук керемнәр планын тәгаенлау максатында кабул ителде.

Чыгымнар тотуны күбрәк бюджетның түбәндәге бүлекләренә каралган:

"Гомумдәүләт мәсьәләләре" (4 миллион 30 мең 620 сумга),

"Милли икътисад" (540 мең сумга), "Мәгариф" (1 миллион 500 мең сум); "Мәдәният һәм кинематография" (1 миллион 440 мең сум), "Физкультура и спорт" (2 миллион 200 мең сум), "Торак-коммуналь хуҗалык" (320 мең сум), "Социаль сәясәт" (160 мең сум).

Әлеге мәсьәлә буенча чыгыш ясаучы район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин депутатларга 2017 елда районның консолидацияле - бюджетының үтәлеше турында мәгълүмат бирде, муниципаль милеккә һәм средстволарны тотуга саграк карарга өндәде.

Район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Миләүшә Батыршина алып барган бу утырышта "ТР Чирмешән муниципаль районында хезмәт турында Нигезләмәне раслау турында" (18 апрель, 2012 ел), "Вакантлы идарәчелек урыннарына һәм муниципаль хезмәтнең югары һәм төп төркемнәренә караган урыннарга кадрлар резервы турында (19 март, 2014 ел), "Советта" башкарма комитетта һәм башка органнарда муниципаль хезмәт урыннары реестры турында" (20 апрель, 2009 ел) Совет карарларына үзгәрешләр кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined