Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина эшеннән китте

Ул башлык урынбасары һәм район Советы рәисе урынбасары постларыннан шәхси гаризасы нигезендә азат ителде, вәкаләтләре срогыннан алда туктатылды. Муниципаль район Советының утыз беренче утырышы депутатлары бу хакта карар кабул иттеләр. Дөрес, Миләүшә Батыршина әле дә депутат булып кала. Миләүшә Батыршина хакында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин шактый мактау сүзләре җиткерде, аның...

Ул башлык урынбасары һәм район Советы рәисе урынбасары постларыннан шәхси гаризасы нигезендә азат ителде, вәкаләтләре срогыннан алда туктатылды.

Муниципаль район Советының утыз беренче утырышы депутатлары бу хакта карар кабул иттеләр. Дөрес, Миләүшә Батыршина әле дә депутат булып кала.


Миләүшә Батыршина хакында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин шактый мактау сүзләре җиткерде, аның җаваплы, грамоталы, инициативалы җитәкче булуын әйтте.

Инде пенсиядәге Миләүшә Тәүфикъ кызына истәлек бүләкләре, район башлыгының Рәхмәт хатын да тапшырдылар.

Утырышта муниципаль район Советының 2016нчы елның 19 декабрендә чыгарылган "Чирмешән муниципаль районының 2017нче елга һәм 2018 һәм 2019нчы еллар план чорына бюджеты турында" 68нче санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр керттеләр, ягъни район бюджетының керем өлешен 14 миллион 672 мең сумга, ә чыгым өлешен 15 миллион 118 мең сумга арттырдылар. Әлеге средстволар Совет һәм башкарма комитет, авыл җирлекләре чыгымнарын каплауга юнәлдереләчәк. Казна акчалары конкрет максатларга: Ульяновкада һәм Лашманда төзелгән һәм төзелүче җирлек Советлары биналарын сафка бастыруга, төзекләндерүгә тотылган чыгымнарны каплауга, юллар чистартуга, торак ремонтына, газлаштыруга, төрле чаралар үткәрүгә, физкультура, спорт, мәгариф, мәдәният тармакларына бирелә. 2018нче елда районның муниципаль милкен хосусыйлаштыруны фаразлау планын раслау да озак вакыт алмады. "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" ачык акционерлык җәмгыяте акцияләрен урнаштыру, "Заказчы хезмәте" һәм "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" муниципаль унитар предприятиеләрен үзгәртеп кору киләсе елның беренче кварталында башкару планына кертелде.

-Боларны ачык, законлы юл белән, районга зыян килмәслек итеп эшлик, - диде район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы эшеннән китте Миләүшә Батыршина