Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән район Советы утырышында бюджетта НДФЛ салымының өстенлеге хакында белдерделәр

Чирмешән муниципаль район Советының чираттагы егерме алтынчы утырышында муниципаль район милкен залогка бирү турында мәсьәлә буенча фикер алышканнан соң, әлегә бу хакта карар кабул итмәскә килештеләр. Аңлашыла, милек мәсьәләсе четерекле, бер биргәнне кире алу шактый кыен. Положение дә кирәк, әмма барысы да төптән уйланылган булсын иде, диделәр депутатлар. 2018нче елга...

Чирмешән муниципаль район Советының чираттагы егерме алтынчы утырышында муниципаль район милкен залогка бирү турында мәсьәлә буенча фикер алышканнан соң, әлегә бу хакта карар кабул итмәскә килештеләр.

Аңлашыла, милек мәсьәләсе четерекле, бер биргәнне кире алу шактый кыен. Положение дә кирәк, әмма барысы да төптән уйланылган булсын иде, диделәр депутатлар.

2018нче елга һәм 2019 һәм 2020нче еллар план чорына Татарстан Республикасының Чирмешән муниципаль районы бюджетына өстәмә норматив акча - субсидияне физик затлар кеременә салымнарга алмаштыруны килештерү турында карар кабул ителде. Бу үзгәреш, быел бюджетка, әйтик, НДФЛның фаразланганнан күбрәк керүен исәпләсәң, район файдасына - өстәмә керемне, депутатлар белән килештереп, бик кирәк өлкәләргә тотып була. Район финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин моны саннар телендә дәлилләп күрсәтте.

Көн тәртибендәге өченче мәсьәләне карап, утырышта катнашкан депутатлар район Советының 2016нчы елның 19 декабрендә кабул ителгән, бюджетка кагылышлы 68нче санлы карарына үзгәреш керттеләр. Монда физкультура һәм спорт, мәгариф тармакларында чыгымнарны каплау турында сүз бара.

Район Советының чираттагы бу утырышын район Советы рәисе, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы хакында белдерделәр НДФЛ салымының өстенлеге чираттагы утырышында бюджетта