Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән пенсионерларының күпчелеге 2018 елда бушлай даруларга өстенлек бирде

Федераль ташламаларга ия пенсионерлар 2018 елда соцпакеттан файдаланыргамы, яки акчалата алыргамы икәнен хәл иттеләр, хәзер инде алар киләсе ел өчен фикерләрен үзгәртә алмыйлар. Бүгенге көндә районда федераль ташламаларга ия 2089 кеше яши, шуларның 1279сы киләсе ел өчен социаль пакеттан баш тартып гариза язган (61,2 процент). 2017 ел да дарулардан баш...

Федераль ташламаларга ия пенсионерлар 2018 елда соцпакеттан файдаланыргамы, яки акчалата алыргамы икәнен хәл иттеләр, хәзер инде алар киләсе ел өчен фикерләрен үзгәртә алмыйлар.

Бүгенге көндә районда федераль ташламаларга ия 2089 кеше яши, шуларның 1279сы киләсе ел өчен социаль пакеттан баш тартып гариза язган (61,2 процент). 2017 ел да дарулардан баш тартучылар 66,5 процент ук булган, ягъни киләсе елда бушлай дару алучылар 5,3 процентка күбәя. (2017дә ташламага ия 2151 пенсионерның 1371се бушлай дарулар алудан баш тарткан булган). Безнең күрсәткеч республиканыкыннан чүт кенә (66,9 процент) яхшырак.

Социаль хезмәтләр җыелмасы 1048 сум 97 тиен тәшкил итә, аның күп өлеше (807 сум 94 тиен) дарулар өчен бирелә.

Бүгенге көндә районда 5881 пенсионер яши, агымдагы елның тугыз аенда аларга тулаем 700 миллион 35 мең сум пенсия акчасы бирелгән. Район буенча уртача пенсия 11559 сум тәшкил итә. 4756 кеше картлык буенча пенсия ала, аларның уртача пенсиясе - 12010 сум.

Безнең сайтта укыгыз:

Фәризә Галәүтдинова: "Югары Кәминкә мәдәният йортында узган чарадан яшәреп кайткандай булдык"

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17652

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined 2018 елда өстенлек бирде бушлай даруларга Чирмешән пенсионерларының күпчелеге