Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән кырларында 114 төрле сорттагы арыш үсә

Бүген "ЧИРМЕШӘНАГРО" кырларында сынау участоклары да бар. Таяба ягындарак бер урында гына да арышның 114 сортын игәләр. Метрлап кына мәйдан биләүче кишәрлекләрдә дөньяда билгеле немец фирмасы белгечләре эшли. -Арышның дөньяда ниндие үсә, алар монда да тикшерелә, - ди "Татарстанның элита орлыклары" Ассоциациясе составындагы "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыяте директоры Илшат Гозәеров. -Үзләренең техникалары...

Бүген "ЧИРМЕШӘНАГРО" кырларында сынау участоклары да бар. Таяба ягындарак бер урында гына да арышның 114 сортын игәләр. Метрлап кына мәйдан биләүче кишәрлекләрдә дөньяда билгеле немец фирмасы белгечләре эшли.


-Арышның дөньяда ниндие үсә, алар монда да тикшерелә, - ди "Татарстанның элита орлыклары" Ассоциациясе составындагы "ЧИРМЕШӘНАГРО" җәмгыяте директоры Илшат Гозәеров. -Үзләренең техникалары бар. Без гербицидлар сиптердек. Ассоция составында булгач, аерым килешүебез йөкләмәләребез бар, эшебезне алар белән бергә башкарабыз.

Җәмгыятьтәге янә бер урында арпа, солы, бодайның 39 төрле сортын сыныйлар, безнең климатка яраклашуын, гектар көчен тикшерәләр. Алар да кечкенә-кечкенә делянкаларда - кишәрлекләрдә чәчелгән. Тәрбия күргәнгә, яхшы, куе булып шытканнар, яннарында чүп үләннәренә үсәргә ирек бирмиләр. Әлеге участокта "ЧИРМЕШӘНАГРО" үзе җаваплы икән.

Гомумән, "Татарстанның элита орлыклары" Ассоциясе составындагы хуҗалыклар вәкилләре катнашында , безгә алар 11 районнан тәҗрибә уртаклашырга килделәр, узган семинар-киңәшмәдә әйтүләренчә, бөртекле культураларга яхшы тәрбия кирәк, химик саклау чаралары аеруча мөһим. Гербицидны вакытында сиптермәсәң, чүп үләннәре, корткыч бөҗәкләр уңышка зыян сала, туфрак зарарлана, үсемлекләрнең тамыр системасында авырулар барлыкка килә.

"ЧИРМЕШӘНАГРО" Ассоциациядә әле яңа хуҗалыклар арасында, алар белән ике ел чамасы гына эш йөртәләр. Шул арада да яңа сортлар сынау һәм кулланышка кертү, селекция эше буенча байтак тәҗрибә туплаганнар, моннан файда күрә башлаганнар.

-Быел язын гына да 2 миллион ярым бәягә югары сыйфатлы орлык саттык, аларны хәтта Ленинград өлкәсеннән хәтле килеп алдылар, - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров.

Орлыкчылыкта таләпләр катгый икән. Кемгәдер нәрсәдер сатарга уйласаң, иң элек товарың сыйфатлы, аңа тиешле документлар булуы зарур. Базар ихтыяҗын даими өйрәнеп тору яхшы, бөртеклеләрнең кайбер сортына, әйтик, бүген сорау бар, иртәгә юк. Соңгы елларда әнә көнбагышка, рапс һәм күпьеллык үләннәр орлыгына ихтыяҗ арткан. "ЧИРМЕШӘНАГРО" да боларны исләреннән чыгармыйлар. Сүз уңаенда, барлык бөртеклеләр участокларында гербицидлар сиптерелгән, шикәр чөгендере плантацияләрендә бу эшне инде өченче тапкыр башкаралар. Ындыр табагын яңа уңыш кабул итүгә әзерлиләр, биредә бөртек киптерү, калибрлау агрегатлары машиналары төзек хәлдә, инде складларда дезинфекңия үткәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined