Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән котельныйлары кышка бүген үк әзерләнәләр

"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" предприятиесе район үзәгендәге өч котельныйга хезмәт күрсәтә. Бүген биредә җылылык сезонына әзерлек тулы көченә бара. Район үзәк больницасы котельныенда чираттагы ремонт эшләре уздырылган, газ казаны, линия ягу сезонына әзер. Үзәктәге котельныйда ремонт эшләре әле башланмаган, август кергәч, полиция бинасы янында җылылык трассасын алмаштырачаклар, бу максатларга 260...

"Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" предприятиесе район үзәгендәге өч котельныйга хезмәт күрсәтә. Бүген биредә җылылык сезонына әзерлек тулы көченә бара.


Район үзәк больницасы котельныенда чираттагы ремонт эшләре уздырылган, газ казаны, линия ягу сезонына әзер.

Үзәктәге котельныйда ремонт эшләре әле башланмаган, август кергәч, полиция бинасы янында җылылык трассасын алмаштырачаклар, бу максатларга 260 мең сум акча бүленгән. Аннан соң котельныйда чираттагы ремонт үткәреләчәк һәм опрессовка ясалачак.

-Блок-модульле котельныйда опрессовка озакка сузылмас. Быел биредә җылылык трассасының бер өлеше алмаштырылды, бу эшкә 150 мең сум акча тотылды, - ди предприятие начальнигы Айрат Шакиров. - Оешмаларга җылылык бирүче барлык котельныйларны да 15 августка әзерләп бетерү бурычы куйдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined