Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән комбайнчыларының эшен Президент та күреп китте

"Агропродукт" җәмгыятендә 4 мең 600 гектардан артык мәйданда бөртеклеләр уңышы суктырып алынган да. Бу сан көн саен уртача 300-400 гектарга үсә. Ун бөртек комбайнына эш түзсен генә. Сергей Петров инде 20 мең центнердан күбрәк бөртек суктырган, комбайнчылар ярышында әлегә беренче бара. Шуңа күрә үзен акчалата премия белән дә бүләкләделәр. -Уҗым...

"Агропродукт" җәмгыятендә 4 мең 600 гектардан артык мәйданда бөртеклеләр уңышы суктырып алынган да. Бу сан көн саен уртача 300-400 гектарга үсә.

Ун бөртек комбайнына эш түзсен генә. Сергей Петров инде 20 мең центнердан күбрәк бөртек суктырган, комбайнчылар ярышында әлегә беренче бара. Шуңа күрә үзен акчалата премия белән дә бүләкләделәр.
-Уҗым бодае нык уңды, гектарыннан уртача 30 центнер уңыш алдык, - ди җәмгыятьнең безнең райондагы идарәчесе Николай Борин. - Мондый бодайны 3700 гектарда үстердек. Тиешле вакытта чәчтек, ашладык та.
Бүген "Агропродукт" райондагы сабан бодае кырларында эшли. Соңгы көннәрдә һава торышы корырак торгач, бодай тәмам өлгергән. Гектар көче 25 центнер тирәсе.
Соңрак, бөртеклеләр җыелгач, кукуруз һәм рапс участокларында эшләячәкләр. Алар бөртек өчен үстерелә. Кукурузның да нинди - американыкы, "Пионер" сортлы. Сабагында чәкәне күп түгел, әмма зур, күп бөртекле, тигез, тиз дә өлгерә торган.
Быел "Агропродукт"ка тагын 1500 гектар җир өстәлгән. Түбән Чегодайда һәм Иске Котышта ул участокларны көзге чәчүгә әзерлиләр. Гомумән, уҗым бодае 5 меңләп гектар мәйдан биләргә тиеш, шуның 3 меңгә якыны - пар җирләре. Дүрт чәчү комплексы киләсе атнада эшкә дә кушылачак. Бер гектарга уртача 1 центнер азофоска кертмәкчеләр. 500 гектарга элита орлыклары бар.
Лашман, Әмир, Югары Кармалка, Саминовка, Түбән Чегодай, Туймәт, Утыз Имән, Иске Котыш, Чирмешән кырларында инде 14 мең 500 гектар мәйданда эш йөртүче "Агропродукт"та, Николай Борин әйтүенчә, күпчелек эшчеләр - Чирмешән районы механизаторлары. Алар вакытында аванс һәм айлык түләү ала. Уракта һәр тонна суктырылган бөртек өчен 60 сум акча түләргә килешкәннәр. Эш беткәч өстәмә түләүләр, премия дә ышандыралар.
Уракның көйле баруына башка кайбер факторлар да уңай йогынты ясый. Биредә комбайннарны кырда ук кундыралар, төнге каравыл бар. Көненә өч тапкыр кайнар аш әзерләнә.
"Агропродукт"ның чиста, матур кырларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та күреп, сокланып китте. Бу җәмгыятьтә иген үстерә беләләр.
Район хуҗалыкларында әлегә бөртеклеләрнең 18 мең 404 гектарыннан, ягъни барлык мәйданнарның 49 процент өлешеннән бөртек суктырып алынган. Һәр гектардан уртача 23,4 центнер уңыш җыела. "Чирмешән АГРО"да бөртек комбайннарына нибары берничә көнлек эш калды. Нәтиҗәсе дә бар - гектардан чыгыш 34 центнер ук. "Авангард", "Сөлчә", "Лениногорск Агрофирмасы" да алдынгылар сафында. "Күтәмә АГРОфирмасы" җәмгыяте шулай ук өлгер эшли.
"Кара Чишмә", "Алга", "Үтәмешагро" - иң арттагылар. Аларда комбайннар узган басулар һаман аз әле. Уңыш та начар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Президент Татарстана комбайнчылар