Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән больницасында 20 наркоман исәптә тора

Район үзәк больницасының наркология кабинетында 20 наркоман исәптә тора, шуларның дүртесе әле быел гына ачыкланган. "Энәгә утырган" 23, 26, 27, 29 яшьлек якташларыбызның берсе - кыз кеше, гомумән, наркоманнарның икесе - хатын-кыз. Быел исәпкә куелган наркоманнарның берсе наркотиктан исереп район үзәк больницасына эләккән, ә өчесен полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Райондагы иң...

Район үзәк больницасының наркология кабинетында 20 наркоман исәптә тора, шуларның дүртесе әле быел гына ачыкланган. "Энәгә утырган" 23, 26, 27, 29 яшьлек якташларыбызның берсе - кыз кеше, гомумән, наркоманнарның икесе - хатын-кыз.

Быел исәпкә куелган наркоманнарның берсе наркотиктан исереп район үзәк больницасына эләккән, ә өчесен полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Райондагы иң олы яшьтәге наркоманга - 53, иң яшенә 23 яшь. Әлеге начар гадәткә ияләнгән райондашларыбыз Чирмешән, Яңа Элмәле, Шешминка, Бәркәтә, Утыз Имән, Лашман, Туймәт авылларында яши.

-Наркология кабинетында исәптә торучылар ай саен бездә кабул итүдә булырга тиеш­ләр, тик аларның күпчелеге бу таләпләрне үтәми, - ди район үзәк больницасы наркологы Лилия Мортазина. -Үзләре теләмәсә, полиция хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Без наркоманнар белән әңгәмә үткәрәбез һәм тестлаштыру уздырабыз. Бу начар гадәткә тартылулары көчәйгән очракта, дәваланырга тәкъдим итәбез. Алар наркоманияне чиргә санамый, бары тик вакытлыча мавыгу гына диләр, кайберләренең чире турында әти-әниләре дә белми. Быел наркоманнарның берсен мәҗбүри дәвалануга җибәрдек.

Наркоманияне вакытында кисәтергә кирәк. Бу максатларда район үзәк больницасы врачлары мәктәпләргә барып өлкән класс укучылары алдында наркоманиянең зыяны турында еш чыгыш ясыйлар, лекцияләр укыйлар. Укучылар арасында наркоманияне башлангыч чорында ачыклау максатында тестлаштыру да уздырыла. Быел Нурлат аграр техникумы филиалы студентларын һәм армиягә китүче егетләрне - барлыгы 67 яшь кешене тестлаштырганнар, бәхеткә, уңай нәтиҗә бирү очрагы булмаган.

pixabay.com сайты фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан көн темасы Чирмешән тора исәптә наркоман 20 больница