Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәм ямьле – бүләк белән

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан район үзәгендә быел да кызыклы һәм мавыктыргыч бәйрәм булды. Иртән болытлап тору сәбәпле, бәйрәм яшьләрнең ял итү үзәгендә башланып китте, ә соңрак, көн ачылгач, балалар урамга чыктылар. Быел бәйрәм башка еллардагыдан үзенчәлеклерәк булды, һәр бала үзен кызыксындырган уенда катнашты, берәү дә читтә калмады. ЮХИДИ бүлекчәсе,...

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан район үзәгендә быел да кызыклы һәм мавыктыргыч бәйрәм булды. Иртән болытлап тору сәбәпле, бәйрәм яшьләрнең ял итү үзәгендә башланып китте, ә соңрак, көн ачылгач, балалар урамга чыктылар.


Быел бәйрәм башка еллардагыдан үзенчәлеклерәк булды, һәр бала үзен кызыксындырган уенда катнашты, берәү дә читтә калмады. ЮХИДИ бүлекчәсе, 135нче янгын часте, үзәкләштерелгән китапханә, социаль яклау бүлеге, "Форпост" һәм мәктәптән тыш эшләр үзәкләре - һәрберсе балаларны үз аланнарына җыйды.

Бәйрәмне оештыручы оешмалар бүләкләрне дә мулдан әзерләгән, бер бала да күчтәнәчсез китмәде. Бәйрәм барышында балалар ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре алып килгән картингка утырып карадылар. Киләчәктә балалар шундый машиналарда йөри алачак.

Кыскасы, бу көнне балалар туйганчы күңел ачтылар - биеделәр, җырладылар, уйнадылар. Бәйрәмгә килгән кунакларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Сабиров котлады, бәхетле балачак теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән Халыкара балаларны яклау көне