Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Быел Чирмешән районында, тикшерелгәч, алты кешедә яман шешкә шик туган

Быел район үзәк больницасында 2920 кеше диспансерлаштыру һәм 538 кеше профилактик тикшерү узган, алты райондашыбызда яман шешкә шик бар, 105 кеше төрле авырулар белән диспансер күзәтүгә алынган.

Район үзәк больницасыннан хәбәр итүләренчә, быел 1591 хатын - кыз маммографта тикшерелгән,  71сендә төрле патологик тайпылышлар ачыкланган.

-Диспансерлаштыру үтү өчен райондашларыбыз иң беренче чиратта үзләренең участок табибына яки 1 нче кабинетка мөрәҗәгать итсен иде, - ди район үзәк больницасының диспансерлаштыру буенча шәфкать туташы Ризеда Галиева. - Регуляр рәвештә болай тикшеренү авыруларны, бигрәк тә бүгенге көндә актуаль булган йөрәк - кан тамырлары (инфаркт, инсульт, югары кан басымы), яман шеш авыруларын, шикәр диабетын һәм башкаларны булдырмый калу яки аларна беренчел стадиясендә, авыртуның башлангыч вакытында ачыклап тиешле дәвалау билгеләү өчен бик мөһим. Шуңа да якташларыбызны моңа җаваплы карап, диспансерлаштыруны вакытында үтәргә чакырабыз.

2013 елдан бирле, 21 яшьтән башлап, барлык халыкка 3 елга бер тапкыр (әгәр дә кешенең быел тулган яше 3 кә бүленсә) диспансерлаштыру үткәрелә.

Быел диспансерлаштыруның һәм профилактик медицина тикшерүе үтү тәртибенең яңа кагыйдәләре гамәлгә кертелде. Әгәр моңа кадәр диспансерлаштыру өч елга бер тапкыр үткәрелсә, хәзер бу тәртип 18дән 39 яшькәчә кешеләр өчен генә гамәлдә калды. 40 яшьтән өлкәнрәкләр аны ел саен бушлай үтә ала. 

Р.Галиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев