Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәркәтә юлына акча эзлиләр

Бәркәтәдә Чирмешән ягыннан алып килүче юлның нык ватылуыннан еш зарланалар, бу хакта җыелышларда да сүз кузгатмый калмыйлар. Әлеге юлны ремонтлау кирәклеге турында район җитәкчелеге дә белә, билгеле. Әмма эш иң элек акчага килеп терәлә, аны район гына җиңдерә торган түгел. 30 километрлап араны төзәтү, шомартуга 200 миллионлап сум кирәк. Инде...

Бәркәтәдә Чирмешән ягыннан алып килүче юлның нык ватылуыннан еш зарланалар, бу хакта җыелышларда да сүз кузгатмый калмыйлар.

Әлеге юлны ремонтлау кирәклеге турында район җитәкчелеге дә белә, билгеле. Әмма эш иң элек акчага килеп терәлә, аны район гына җиңдерә торган түгел. 30 километрлап араны төзәтү, шомартуга 200 миллионлап сум кирәк. Инде нефтьчеләргә хат юлланган, юлны килеп тә караганнар, кайбер документлары да эшләнгән. Бәлки быел средстволар да бирерләр, андый өмет бар. Бу мөһим эшне киләсе ел программасына да кертмәкчеләр. Кыскасы, проблеманы чишү юллары эзләнә.
Үткән дүшәмбе көнне Бәркәтәдә булган халык җыенында юл мәсьәләсендә шундыйрак, оптимистик җавап ишеттек.
Монда яшәүчеләрне экологиянең торышы да борчый икән. Битум табу белән бәйле рәвештә әйләнә-тирәнең киләчәге хакында төрле хәбәрләр, имеш-мимеш тә ишетелә бит.
Быел, узган җиде айда, Бәркәтәдә нибары 1 бала туган, 14 кеше үлгән. Яшьләр саны кими бара. Бүген авылдагы 315 йортта 720 кеше яши икән. 40 йорт буш тора.
Җыенда зиратны чистарту, карт агачларны кисү кирәклеген дә әйттеләр, бу эшне җыйнаулашып, өмә ясап, читтән техника җәлеп итеп тә башкарырга килештеләр.
Тукай урамы юлының янә бер өлешендә ремонт булачак. Мәктәп котельныенда, авыл җирлеге Советы бинасында ремонт бара. Яңа йорт, йортларына янкорма төзүчеләр дә аз түгел. Авылда чиста су белән тәэмин итүдән зарланмыйлар диярлек. Ә менә почта таратуны ахырынача җайлый алмыйлар әле, шуңа күрә матбугат басмаларын вакытында таратуга ышаныч булмаганга, кайберәүләр газета-журналларга язылмый.
Җыенда катнашып, район башлыгы Фердинат Дәүләтшин бәркәтәлеләрне кече бизнесны активрак җәелдерергә, торак төзүдә дәүләт программаларыннан файдаланырга өндәде. Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Гөлфәния Гайнанова чыгышында әйтелгәнчә, 2016нчы ел өчен үзсалым акчасын җыеп бетерәсе бар, ул средстволарны урам яктыркычларын яңартуга, хезмәтләндерүгә, юлларны ремонтлауга тотачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәркәтә авылы юллар төзелеше халык җыены