Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәркәтә юлын ясыйлар

Ниһаять, Бәркәтә авылына трассадан керү юллары ике яктан да шомарырга тиеш. Кармалка борылышы һәм Елховой уңаендагы юлларда нефтьчеләр ярдәме белән тиздән зур ремонт эшләре башланачак. Белешүебезчә, Чирмешән ягыннан, Кармалка борылышыннан авылга кадәр 13 километр арадагы юл полотносын рәтләргә "Алексеевскдорстрой" осталары алына. Ә инде Елховой ягыннан 4 километр 200 метр арада...

Ниһаять, Бәркәтә авылына трассадан керү юллары ике яктан да шомарырга тиеш. Кармалка борылышы һәм Елховой уңаендагы юлларда нефтьчеләр ярдәме белән тиздән зур ремонт эшләре башланачак.


Белешүебезчә, Чирмешән ягыннан, Кармалка борылышыннан авылга кадәр 13 километр арадагы юл полотносын рәтләргә "Алексеевскдорстрой" осталары алына. Ә инде Елховой ягыннан 4 километр 200 метр арада ремонтны "Татавтодор" җәмгыятенең Аксубай филиалына караган район участогы белгечләре башкарырга тиеш.

-Шушы юлларның нигезен ныгыту, асфальтлау һәм Түбән Кармалка, Туймәт, Югары Кармалка, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә, Кармыш авылларындагы кайбер урамнарда быел вак таш өслекле юл ясау өчен "Татнефть" җәмгыяте 296 миллион 675 мең сум акча бүлеп бирде. Бу - районга искиткеч зур ярдәм. Бәркәтә юлына төзелеш материалларын ташый башладылар инде, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнар Миңһаҗев.

"Татавтодор"лылар бу көннәрдә Мордва Афонькәсе белән Югары Чегодай авыллары арасындагы 2 километр 200 метр озынлыкта капиталь ремонтланган юл өслегенә бер кат асфальт түшәп чыкты, хәзер осталар аның икенче катын җәячәк. Әлеге эшләр белән беррәттән, Казанка уңаендагы "иске, туры" юлның километр ярым озынлыктагы арасының нигезе ныгытыла. Соңрак бу юл да асфальт белән шомартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined