Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген Чирмешән районы тәрбиячеләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр

Әлеге бәйрәм 2004 елдан бирле үткәрелә. Бүген Россиядә Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Ул 2004 елдан бирле үткәрелеп килә. Бу көнне мәктәпкәчә учреждениеләрдә бәйрәм чаралары уза. Районда мәктәпкәчә белем бирүче 27 оешмада 759 бала тәрбияләнә. 19 балалар бакчасы, җиде мәктәптәге мәктәпкәчә төркем һәм бер башлангыч...

Әлеге бәйрәм 2004 елдан бирле үткәрелә.


Бүген Россиядә Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Ул 2004 елдан бирле үткәрелеп килә. Бу көнне мәктәпкәчә учреждениеләрдә бәйрәм чаралары уза.

Районда мәктәпкәчә белем бирүче 27 оешмада 759 бала тәрбияләнә.

19 балалар бакчасы, җиде мәктәптәге мәктәпкәчә төркем һәм бер башлангыч мәктәптәге балалар бакчасы 1010 урынга исәпләнгән.

-Район үзәгендә балалар бакчасында урыннар проблемасы юк, 1,5 яше тулган барлык балалар да бакчаларга урнаштырылды, - ди район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Диләрә Мәгъсумова. -Бары Иске Элмәле авылында гына урын белән проблема бар, биредә 3 яше тулган өч сабый чират көтә, 1,5 яшьлекләр дә күп.

Иске Элмәле балалар бакчасында әле капиталь ремонт бара. Кармыш балалар бакчасы да ремонттан соң әле ишекләрен ачмаган.

Районда иң зур балалар бакчасы - "Ромашка"га алты төркемгә 114 сабый йөри, ул 120 урынга исәпләнгән. "Ландыш"та дүрт төркемдә - 94, "Әкият" бакчасында 75 бала тәрбияләнә. Ә менә Утыз Имән мәктәбенең мәктәпкәчә төркеменә нибары, ике сабый йөри. Түбән Кармалкада - 4, Югары Кармалкада бакчада 5 бала тәрбияләнә.

Безнең сайтта укыгыз:

Айгөл Бариева: Улымның тискәре рольдә уйнавын кабул итү бик авыр булды

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17228

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined