Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Кади" да соңгы гектарларны иңлиләр

"Кади" җәмгыятендә, аяз көннәрдә бик кызу эшләп, бөртекле-кузаклыларны тулысынча җыеп алдылар диярлек, урак иртәгә төгәлләнә дә. Кичә комбайннар соңгы гектарларда эшлиләр иде. Хуҗалыкта бөртеклеләрне 2652 гектардан суктырып алганнар, бер гектардан уртача 20 центнер уңыш чыккан. Якты Тау авылына алып баручы юл буендагы кырда җир эшкәртүче тракторны күреп, иң әүвәл аның...

"Кади" җәмгыятендә, аяз көннәрдә бик кызу эшләп, бөртекле-кузаклыларны тулысынча җыеп алдылар диярлек, урак иртәгә төгәлләнә дә.

Кичә комбайннар соңгы гектарларда эшлиләр иде. Хуҗалыкта бөртеклеләрне 2652 гектардан суктырып алганнар, бер гектардан уртача 20 центнер уңыш чыккан.


Якты Тау авылына алып баручы юл буендагы кырда җир эшкәртүче тракторны күреп, иң әүвәл аның янына туктадык.

"Колхозда 1985нче елдан, армиядән кайтканнан бирле эшлим, - ди механизатор Ринат Мортазин. - Яз көне менә шул трактор белән җир сөрергә чыккан идем, шуннан бирле гел кырда. Бүген инде көзге культуралар өчен җир эшкәртәбез".

Утыз Имән авылында яшәүче Ринат күптән түгел генә яңа өй төзи башлаган. Бу зур эштә аңа җәмгыять тә нык булыша. Ринат үзе хуҗалык кырында хезмәт куйса, җәмгыятьнең төзелеш бригадасы аңа йорт сала.

"Терлекчеләр бөртек алырга килгәннәр дип уйладым",- дигән сүзләр белән каршы алды безне ындыр табагында үлчәүче Рәмзия Заһретдинова. Бүген биредә дә эш кызу. Кырдан бөртек еш кайта. Шул вакытта эшчеләргә дә икмәк бирәләр икән.

"Кади"да уракта сигез комбайн катнашкан. Аларда эш ике сменада оештырылган.

"Комбайнчылар бик тырышып эшләделәр. Беркем дә сынатмады, егетләргә рәхмәт, июль ае өчен хезмәт хакы, бөртек, печән бирдек. Җәмгыятьтә уртача хезмәт хакы - 9 мең 500 сум", - ди хуҗалык җитәкчесе Рәдис Камалов.

Ул, гадәттәгечә, гел ашыга. Безнең белән иркенләп сөйләшеп торырга вакыты да булмады.
ди хуҗалык рәисе.

Бүген төп көч җир эшкәртүгә һәм көзге чәчүгә тупланган. Барлыгы 1000 гектарда уҗым культуралары чәчү планлаштырыла, моның өчен җир әзер дә.

Биредә 420 гектарда орлыклар җир куенына салынган инде.

Механизатор Әнәс Ябинов инде бер атна чамасы арыш чәчә. Аңа чәчүчеләр Фәндәс Галимов һәм Җәүдәт Әхмәтҗановлар булыша. Ә Федор Одушкин ГАЗ-53 машинасы белән орлык чыгара.

"Башта мин бу җирләрне эшкәрттем, чәчүгә әзерләдем, хәзер инде арыш чәчәбез,- ди тәҗрибәле механизатор. - Иртәнге алтыдан караңгы төшкәнче эшлибез. Кырга алып килеп, ике тапкыр ашаталар. Июль өчен хезмәт хакы алдык. Бөртек, печән, хәтта хуҗалык умартасыннан өчәр литрлы банка белән бушлай бал да бирделәр".

"Кади"да җирләрне туңга сөрүдә биш трактор эшли. Монда да эшне ике сменада оештырганнар, 490 гектарда сабан узган да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы