Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бер чаткы да җитә

Язгы-җәйге чорда янгыннарның кисәк артуы күзәтелә. Аларның яртысы диярлек коры үлән, салам яндыру, корылмаларга якын урыннарда учак ягу аркасында чыга икән. Кызу көндә сүндерелмичә ташланган шырпы яки тәмәке төпчеге дә куркыныч бомбага тиң. Хакимиятнең язын берара янгынга каршы махсус режим кертүе юкка түгел. Корыда фаҗига чыгарырга бер чаткы җитә. Аннан,...

Язгы-җәйге чорда янгыннарның кисәк артуы күзәтелә. Аларның яртысы диярлек коры үлән, салам яндыру, корылмаларга якын урыннарда учак ягу аркасында чыга икән.

Кызу көндә сүндерелмичә ташланган шырпы яки тәмәке төпчеге дә куркыныч бомбага тиң. Хакимиятнең язын берара янгынга каршы махсус режим кертүе юкка түгел. Корыда фаҗига чыгарырга бер чаткы җитә. Аннан, яз - өмәләр үткәреп, чистарына торган чор. Җыелган чүп-чарны бер өлеш халык, элеккеге гадәт белән, яндырырга күнеккән. Тик якташларыбыз истә тотсын иде: учакларны корылмалардан 50 метр читтә генә ягу рөхсәт ителә. Ә аерым режим вакытында бу бөтенләй тыела. Иң яхшысы, бәладан баш-аяк, учак кабызмавың хәерле.
-Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга 1 меңнән 1 мең ярымга кадәр, вазифаи затларга - 8 меңнән 15 меңгә, юридик затларга 150 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф каралган. Аерым режим вакытында штрафлар күләме бермә-бер күбрәк, - ди Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнары буенча янгын күзәтчелеге белгече Андрей Фомин.
Узган ел районда 17 янгын очрагы теркәлде. Аларда ун торак йортка, дүрт абзарга, алты мунчага зыян килгән. Шөкер, быел әлегә "кызыл машина"ларны ут казаларына, күз тимәсен, бер дә кузгатмадылар.
Ходай сакланганны саклармын дигән, һәркемнең үз хуҗалыгында, ут казасы очрагына, запас су, ут сүндергеч (огнетушитель) булырга тиеш. Соңгысы Чирмешән кибетләрендә 500 сумнар чамасы тора.
Авыл җирлекләре җитәкчелеге янгын чыккан очракта техника суны ансат суыртып алсын өчен шартлар булдырырга тиеш. Буа, елга ярларында махсус машина су кереп алырлык мәйданчык ясау таләп ителә.
Ут чыкса, 01 яки 2-57-01 телефоннары буенча шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Штраф Янгыннар янгын күзәтчелеге белгече