Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Белеп тору яхшы

Агымдагы елда районда коррупция очраклары булмаган, шулай да коррупциягә каршы көрәш, бу золымны кисәтү буенча даими профилактик эш алып барыла. Эшкә быел гына алынган муниципаль хезмәткәрләр белән ришвәтчелеккә - коррупциягә каршы законнарга бәйле сораулар буенча тестлаштыру уздырылган, әлеге темага әңгәмә дә үткәргәннәр. Коррупцияне һәм башка хокук бозуларны кисәтү буенча эшләр...

Агымдагы елда районда коррупция очраклары булмаган, шулай да коррупциягә каршы көрәш, бу золымны кисәтү буенча даими профилактик эш алып барыла.


Эшкә быел гына алынган муниципаль хезмәткәрләр белән ришвәтчелеккә - коррупциягә каршы законнарга бәйле сораулар буенча тестлаштыру уздырылган, әлеге темага әңгәмә дә үткәргәннәр. Коррупцияне һәм башка хокук бозуларны кисәтү буенча эшләр өчен җаваплы кешеләр катнашында район Советының һәм башкарма комитетның муниципаль хезмәткәрләренә керемнәр һәм милек турындагы белешмәне тутыру буенча укулар уздырылган, шундый ук чаралар 18 авыл җирлегендә дә оештырылган.

-Районда ике урында - күпфункцияле үзәк һәм район Советы биналарында "Ышаныч тартмалары" урнаштырдык. Аларны атна саен тиешереп торабыз. Быел коррупция белән бәйле хатлар кермәде, - ди район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин. - Район һәм республика бюджетыннан савым сыерлары һәм таналар алу өчен бирелүче субсидияне дөрес юнәлештә куллану һәм коррупция очраклары булдырмау максатында, район башлыгы кушуы буенча эшче төркем булдырылды. Районның барлык авыл җирлекләрендә дә мал санын исәпкә алдык. 2015 елда 40 хуҗалык 200 меңәр сум субсидия алган, әлеге тикшерү барышында 27 хуҗалыкта 87 баш мөгезле эре терлек җитмәве ачыкланды.

Районның барлык мәгариф оешмаларында да коррупциягә каршы көрәш буенча эш планнары бар. Мәктәпләрдә укучылар белән "Бала хокуклары" темасына әңгәмәләр уздырыла. Уку елы ахырында Чирмешән лицее укытучылары, укучылары һәм аларның ата-аналары арасында "Коррупция турында синең фикерең" темасына анкеталау уздырылган. Анкеталарны тикшергәннән соң, мәктәптә укучылар арасында коррупция очрагы булмаганлыгы ачыклана. Укучыларның күпчелеге коррупцияне бетерү өчен законнарны кырыслатырга кирәк дигән фикердә. "Гадел булырга" һәм "Коррупцияне җиңеп булмый", дигән фикер белдерүчеләр дә булган. Шул ук мәктәптә "Коррупциягә юк дип әйтик!" темасына ачык дәрес тә үткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined