Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Авыл хуҗалыгы – игътибар үзәгендә

Яңа елга керер алдыннан район Советы депутатлары кабат утырышка җыелдылар. Унсигезенче бу утырышта Советның 2015нче елның 17 декабрендә кабул ителгән унтугызынчы санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Конкрет алганда, тулаем бюджетны үзгәртмичә, Чирмешән авыл җирлегенә урамнарны кардан чистартуга тагын 800 мең сум акча бирергә килешенде, моңардан тыш шул җирлеккә -...

Яңа елга керер алдыннан район Советы депутатлары кабат утырышка җыелдылар.

Унсигезенче бу утырышта Советның 2015нче елның 17 декабрендә кабул ителгән унтугызынчы санлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертелде. Конкрет алганда, тулаем бюджетны үзгәртмичә, Чирмешән авыл җирлегенә урамнарны кардан чистартуга тагын 800 мең сум акча бирергә килешенде, моңардан тыш шул җирлеккә - 188 мең, мәктәпләр ремонтына 137 мең сум акча бүленә.
Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин чыгышында билгеләп үтелгәнчә, 2016 елда казнага салымнар кереме планлаганнан шактый күп булган, шуңа күрә ел дәвамында бюджеттан кирәкле, ашыгыч байтак эшкә өстәмә акча юнәлдерү мөмкинлеге туган.
Депутатлар муниципаль район Советының 2017нче елга эш планын да расладылар. Утырышны алып баручы - район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин әйтүенчә, Совет авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен дә игътибар үзәгендә тота, 2017 елда берничә утырышта әлеге тармак эше анализланачак.
Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина Советның даими комиссияләре эшен җанландыру зарурлыгын әйтте.
Марат Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы депутатлар район Советы

2
X