Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Африка чумасы Чирмешән районы чигенә килеп җитте

Нурлат районының Сосновка авылында бер шәхси эшмәкәр хуҗалыгында дуңгызлар африка чумасы йоктырып үлгән. Белгечләр чир әлеге хайваннарга кабан дуңгызыннан ияргән, диләр. Шунлыктан мал табиблары чаң суга: сакланмасак - чирнең безнең районга да үтеп керүе бар. Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Виталий Ухливанов әйтүенчә, күрше райондагы Сосновка авылында 400дән күбрәк дуңгыз үләксәләрен...

Нурлат районының Сосновка авылында бер шәхси эшмәкәр хуҗалыгында дуңгызлар африка чумасы йоктырып үлгән. Белгечләр чир әлеге хайваннарга кабан дуңгызыннан ияргән, диләр. Шунлыктан мал табиблары чаң суга: сакланмасак - чирнең безнең районга да үтеп керүе бар.

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Виталий Ухливанов әйтүенчә, күрше райондагы Сосновка авылында 400дән күбрәк дуңгыз үләксәләрен яндырып юк иткәннәр. Шулай зыян салучы куркыныч африка чумасын ничек тә районга уздырмаска кирәк. Аңа каршы чик кую өчен башкарылырга тиешле чаралар хакында Татарстан Президентының махсус Указы да бар. Аның буенча, безнең район куркыныч янаучы икенче зонага керә.
-Хәзер иң мөһиме - кабаннар белән контакт булмасын өчен, дуңгызларны урамга чыгармаска, аларны ябып тотарга, яннарына чит кеше кертмәскә кирәк, - ди районның баш ветеринары. - Аннан, дуңгызлар караганда киелгән өс, аяк киемнәрен алмаштырырга, хәтта эш коралларын күчереп йөртмәскә, маллар янында гына калдырырга кирәк. Чир шулар аша да йогарга мөмкин. Читтән, ветеринария язуы булмаган азык юллау, ветеринария белгечләре рөхсәте булмаган урыннардан ит сату тыела. Гомумән, дуңгызлар сую, сату рөхсәт ителми. Хайван үләксәләрен, аларның калдыкларын биотермик чокырларда гына юк итү таләп ителә. Ә дуңгызлар чирләсә, тиз арада район ветеринария хезмәтенә хәбәр бирергә кирәк.
Авыру дуңгызның температурасы күтәрелә, тәне кызгылт- көрән, коңгырт төскә керә. Авыру йоктырган дуңгызлар бар да үлә. Аларны дәвалап булмый икән.
Икенче куркыныч зонага кергән төбәктә, промышленность шартларында җитештерелмәгән булса, дуңгыз ите һәм алардан ясалган ризыклар сату тыела. Халыктан дуңгызлар сатып алу да рөхсәт ителми. Чикләүләр бетерелгәнче, ярминкәләр үткәрүне дә туктатып тору кирәк.
Районның шәхси хуҗалыкларында 4549 баш дуңгыз исәпләнә. Иң күбе Иске Котышта - 1153 баш. Күмәк хуҗалыклардан - "Күтәмә АГРОфирмасы - 815, "Моляков В. А." крестьян-фермер хуҗалыгы 57 баш дуңгыз асрый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Африка чумасы дуңгызларда африка чумасы