Африка чумасы Чирмешән районы чигенә килеп җитте
Нурлат районының Сосновка авылында бер шәхси эшмәкәр хуҗалыгында дуңгызлар африка чумасы йоктырып үлгән. Белгечләр чир әлеге хайваннарга кабан дуңгызыннан ияргән, диләр. Шунлыктан мал табиблары чаң суга: сакланмасак - чирнең безнең районга да үтеп керүе бар.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Виталий Ухливанов әйтүенчә, күрше райондагы Сосновка авылында 400дән күбрәк дуңгыз үләксәләрен...