Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Административ комиссия чирмешәнлеләргә 100 мең сумнан күбрәк штраф салган

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия членнары үткән атнада Түбән Кармалка, Югары Кармалка, Чумачка, Иске Үтәмеш, Иске Сережкино, Якты Тау, Тукай авылларындагы чисталыкны тикшергән. -Авылларның чистара баруы куанычлы, халык бу мәсьәләгә җаваплы карый, - ди административ комиссиянең җаваплы секретаре Татьяна Якимова. -Өч авыл җирлегенә керүче авылларда булып, беркетмә төзерлек кимчелекләр,...

Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия членнары үткән атнада Түбән Кармалка, Югары Кармалка, Чумачка, Иске Үтәмеш, Иске Сережкино, Якты Тау, Тукай авылларындагы чисталыкны тикшергән.

-Авылларның чистара баруы куанычлы, халык бу мәсьәләгә җаваплы карый, - ди административ комиссиянең җаваплы секретаре Татьяна Якимова. -Өч авыл җирлегенә керүче авылларда булып, беркетмә төзерлек кимчелекләр, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны очратмадык. Дөрес, ел башында үткәргән рейдларда Түбән Кармалкада -1, Югары Кармалкада - 3, Иске Кадида 2 хуҗага карата беркетмә язган идек. Бу кимчелекләр - барысы да бетерелгән.
Быел гражданнарга карата 81 беркетмә төзелгән һәм барлыгы 121 мең 500 сум штраф салынган.
Рейдлар дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы чисталык административ комиссия