Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

9 декабрьдә Халыкара коррупция белән көрәш көне узды

Соңгы вакытларда илдә зур-зур түрәләрне дә ришвәтчелектә гаепләп кулга алалар, җәза бирәләр, бу золымны кисәтү максатыннан төрле чаралар күрәләр. Шулай да коррупциячел гамәлләр әледән-әле ачыклана тора. Моны булдырмау өчен нәрсәләр эшләү зарур дип саныйсыз? Флера Рәхимҗанова, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары: - Коррупциягә каршы көрәш буенча эшчәнлек мәктәптән башланырга тиеш....

Соңгы вакытларда илдә зур-зур түрәләрне дә ришвәтчелектә гаепләп кулга алалар, җәза бирәләр, бу золымны кисәтү максатыннан төрле чаралар күрәләр. Шулай да коррупциячел гамәлләр әледән-әле ачыклана тора. Моны булдырмау өчен нәрсәләр эшләү зарур дип саныйсыз?

Флера Рәхимҗанова, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары: - Коррупциягә каршы көрәш буенча эшчәнлек мәктәптән башланырга тиеш. Без укучыларда әлеге "чиргә" карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру максатларында төрле чаралар оештырабыз. Алар уен, әңгәмә кору алымында үтә, балаларга коррупциянең куркынычы һәм аның нинди зыян китерүе хакында сөйлибез.

Рәфис Гафуров, район үзәк больницасының баш врач урынбасары: - Беренче чиратта, халык үзе дәшми тормаска, бу мәсьәләдә активлык күрсәтергә тиеш. Больница коллективы белән дә бу юнәлештә эш алып барабыз, киңәшмәләр, әңгәмәләр уздырабыз. Пациентлар өчен больницада коррупциягә каршы стендлар, шулай ук коррупцион хокук бозулар турында хәбәр итү өчен поликлиниканың икенче катында, лаборатория янәшәсендә тартма урнаштырылган. Медицина персоналының законнсыз гамәлләре турында 2-53-30 телефоны буенча да хәбәр итәргә була.

Больницада түләүле бүлекчә дә ачылды. Акчаны кассага түләп, кыска вакытта тикшеренү үтәргә мөмкинлек бар.

Аннан соң инде шул ягы да бар, авырулар дәвалаган врачларның кесәсенә акча салып, мондый бүләкләре белән ришвәтчелеккә юл куялар, ә бит закон каршында алучы да, бирүче дә гаепле.

Алинә Нуретдинова, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь Гвардия" район бүлекчәсе җитәкчесе: Ришвәтне, коррупцияне улысынча җиңү мөмкин булмастыр, мөгаен, моның өчен берничә буын алмашынырга тиештер. Яшьләрдә әхлакый сыйфатларын һәм әдәплелек кыйммәтләрен тәрбияләргә кирәк. Бу күркәм чорны бераз гына булса да якынайту өчен, һәркем эшне үзеннән башласын иде.

Рәсим Шәрифуллин, муниципаль район башлыгының коррупция­гә каршы көрәш буенча ярдәмчесе: - Ришвәтчелекне хакимият органнары, мәгълүмат чаралары, җәмәгатьчелек бергә эшләгәндә генә җиңеп булачак. Әмма халык бу проблемага битараф. Район хакимияте, район үзәк больницасы һәм күпфункцияле үзәк биналарында инде берничә ел "ышаныч тартмалары" эленеп тора. Аларны даими ачып, тикшереп торсак та, монда ришвәтчелек белән бәйле шикаятьләр булганы юк. "Халык контроле" сайтында да коррупциягә каршы көрәш буенча бүлек бар. Теләге булган һәркем анда кереп, ришвәтчелек белән бәйле очраклар турында аноним рәвештә хәбәр итә ала. Кызганыч, бу хезмәттән дә файдаланучылар юк диярлек. Коррупциягә бәйле сорау­лар белән миңа 2-58-37 номеры буенча да шалтыратырга мөмкин.

pixabay.com фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

ГӨЛНУР АЙЗАТ ДУСТЫН ИСКӘ ТӨШЕРӘ: МИН ХӘНИЯ ФӘРХИНЕҢ КҮП СЕРЛӘРЕН БЕЛӘМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined узды 9 декабрьдә Халыкара коррупция белән көрәш көне