Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Укытучыга бер ел төрмә яный...

Дәрестә битлек кимәгән өчен.

Грециянең Имитос шәһәрендә суд укытучыны дәрестә битлек кимәгән өчен шартлы рәвештә бер елга иркеннән мәхрүм иткән. Бу хакта Mega телеканалы хәбәр итә.

Һөнәри лицейда грек теле укытучысы 23 октябрьдә кулга алына. Социаль челтәрләрдә пәйда булган видеороликта педагогның сыйныфта битлексез булуы күренә, ә студентлар укытучыдан аны киюен таләп итә.

Үзен аклап, педагог медицина күрсәткечләре буенча битлек йөртмәвен белдергән. Шул ук вакытта ул лицей җитәкчелегенә һәм укучыларга COVID-19дан саклану өчен башка чаралар күрәчәген белдергән.

Суд күпчелек тавыш белән хатынны гаепле дип таныган. Шул ук вакытта судьялар, хәлен йомшартучы сыйфатында, моңа кадәр аның законны бер тапкыр да бозмавын исәпкә алган.

Укытучы инде хөкем карарына шикаять биргән.

kiziltan.rbsmi.ru

Фото pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев