Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Тапшырылмаган бүләк. Казанда посылкаларны урлап ятканнар

Ике көн элек Казанда почта хезмәтендә эшләгән алты кешене кулга алдылар. Өчесе СИЗОда уты­рачак. Калган өчесе исә тикшерү эше барышында өеннән чыгып йөри алмаячак. Аларны почта аша җибәрелгән кыйммәт­ле әйберләрне урлауда гаепли­ләр. Әлегә бәясе ике миллионнан артып киткән зыян турында сүз бара. Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе һәм "Россия Почтасы"ның...

Ике көн элек Казанда почта хезмәтендә эшләгән алты кешене кулга алдылар. Өчесе СИЗОда уты­рачак. Калган өчесе исә тикшерү эше барышында өеннән чыгып йөри алмаячак. Аларны почта аша җибәрелгән кыйммәт­ле әйберләрне урлауда гаепли­ләр. Әлегә бәясе ике миллионнан артып киткән зыян турында сүз бара.

Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе һәм "Россия Почтасы"ның иминлек хезмә­те бергәләп оештырган махсус операция өч көн элек узды. Лаеш - Казан юлында алар башкала чи­тен­дәге почта логистикасы үзә­геннән шәһәргә таба баручы йөк машинасын туктаталар. Тикшерә башлагач, анда исәпкә алынмаган капчыклар да табыла. Әйтүләренә караганда, гаепләнүчеләр бу капчыкларны башка машинага кү­черергә тиеш булган. "Полиция вәкилләре ачыклаганча, почта үзәге хезмәткәрләре теркәгәнче башта барлык посылкаларны тикшереп чыккан. Компьютер, телефон ише һәм сату мөмкинлеге булган кыйммәтле әйберләрне аерым җыеп барганнар. Аннары атнага бер мәртәбә машина белән үзәктән алып чыкканнар. Әй­бер­ләр интернет аша сатылган", - дип хәбәр итәләр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

Тикшерә торгач, шикле кешеләрнең смена башлыгы, сортларга аеручы һәм йөртүче булып эшләве ачык­ланган. Ике көн элек алты кешенең өчесен суд карары белән СИЗОга озаттылар, кал­ганнары исә тикшерү тәмамланганчы өеннән чыкмыйча яшәргә мәҗбүр булачак. Бу очрак буенча җи­наять эше кузгатылган, зыян күләме ике миллион сумнан артык дип исәпләнә. Хокук сакчыларының махсус операция уздыруы мондый хәл­ләрнең элегрәк тә булу ихтималы турында уйларга этәрә. Әйтүләренә караганда, җи­бәрелгән по­сылканың килеп җитмәве турында элек тә шикаятьләр булган. Хәзер тикшерү эше бара.

Татарстан гына түгел, Мари Иле, Чуашстан, Уд­мур­тия, Самара һәм Ульян өлкәләренә дә хезмәт күр­сәтә торган Почта логистикасы үзәген быелның гыйнвар аенда Россиянең мәгъ­лүмат министры Николай Никифоров катнашында ачкан иделәр. Тантанада заманча технологияләр турында сөйләделәр. Әмма җиһаз куеп кына кешене алмаштырып булмый. Ә "Татарстан Почтасы" оешма­сының бүлек җитәкчесе Артем Стюфеев сүзләренә караганда, "Россия Почтасы" 2,4 миллион сумлык зыянны каплаган инде. Узган ел аларга посылка югалу турында 600 кеше мөрәҗәгать иткән булган. Быел исә тагын 60 кеше шундый гозерен җиткергән. Посылка табылмаса, югалган әйбернең бәясе күләмендә акча кайтарыла. Сүз уңаеннан, "Россия Почтасы" аша ел саен 2,5 миллиард хат һәм 140 миллион посылка уза икән.

автор фотосы

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined посылкаларны урлаганнар

2
X