Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ришвәтчене фаш итәргә кирәк

Бүген кайбер югары уку йортларындагы ришвәтчелек хакында ишеткәч, ирексездән теге мәзәк искә төшә. Бер авыл агаеның "кукурузник" самолеты идәненә бер баш симез сарыкны салып Казанга очуы. -Нәрсә, абзый, сарык алып барасыңмы соң, -дип кызыксына янәшә утырган юлдашы. -Юк, бу сарык түгел, сарык ул әнә, институтта укый,-дип ачуланып җавап бирә имтиханын...

Бүген кайбер югары уку йортларындагы ришвәтчелек хакында ишеткәч, ирексездән теге мәзәк искә төшә. Бер авыл агаеның "кукурузник" самолеты идәненә бер баш симез сарыкны салып Казанга очуы.
-Нәрсә, абзый, сарык алып барасыңмы соң, -дип кызыксына янәшә утырган юлдашы.
-Юк, бу сарык түгел, сарык ул әнә, институтта укый,-дип ачуланып җавап бирә имтиханын тапшыра алмаган улын "коткарырга" баручы әти кеше.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы коррупциягә каршы советның бу атнада узган утырышында "акча белән укып чыккан" надан белгечләр хакында да фикер алыштылар. Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоэлемтә аша узган әлеге җыелышта сүз, нигездә, көнкүреш коррупциясе турында барды. Ягъни, һаман шул югары уку йортларындагы тәртип бозулар, ялган медицина белешмәләре, табибларга "акча төртү", армия хезмәтеннән законсыз алып калу, сатып алынган дипломнар, мәктәп, балалар бакчаларында ата-аналардан ярдәм сылтавы белән акча таләп итү кебек тискәре күренешләр хакында. Утырышны алып барган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада соңгы ике ел ярымда шундый характердагы 200дән артык көнкүреш коррупциясе очрагы ачыкланган. Ришвәтчелекне профилактикалау һәм аны көнкүрештә киметүгә таба чаралар эшләнсә дә, халык бу хакта әле һаман еш зарлана.
Утырышта чыгыш ясаучылар фикеренчә, иң аянычы - ришвәт биреп эш йөртү, проблеманы җайга салу өчен кемнедер "майлап җибәрү" гадәти, күнегелгән гамәлгә әверелеп бара. Социаль-икътисади мониторинг буенча республика комитеты рәисе Ольга Семенова бу уңайдан Татарстанда уздырылган социологик сорашулар нәтиҗәләре белән дә таныштырды. Халык бүген көнкүреш коррупциясе ЮХИДИ системасында, медицина өлкәсендә, югары уку йортларында, хәрби комиссариатларда киң таралган дип саный. Татарстан Республикасы Президенты әлеге һәм башка кайбер өлкәләрдәге намуссыз хезмәткәрләргә каршы көрәштә "Халык контроле" системасын активрак кулланырга, социаль челтәрләргә күбрәк игътибар бирергә өндәде. Ришвәтчеләр хакында массакүләм мәгълүмат чаралары да ешрак сөйләргә тиеш. Бу эштә иҗтимагый оешмалар ролен көчәйтү дә мөһим. Республиканың элеккеге прокуроры Кафил Әмиров та утырышта чыгыш ясап, татар мәкален искә алды. Алтын күргәч, фәрештә дә аза, ди. Шуның өчен ришвәтчелекнең начар, куркыныч хәл икәнлеген аңлату, ришвәтчеләргә карата җәмгыятьтә тискәре карашны яшь буынга бакчаларда, мәктәптән үк сеңдерү мөһим.
Ришвәтчелек белән бәйле очракка юлыксаң, безнең райондагы "Ышаныч телефоннары"на (2-58-42, 2-58-37) шалтыратырга мөмкин. Хәбәрләрне язма рәвештә белдерү өчен район советы, күпфункцияле үзәк биналарында "Ышаныч тартмалары" булдырылган. Андый тартманы район үзәк больницасы бинасында да урнаштырырга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Коррупциягә – юк!