Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Мал караклары – төрмәдә

2006нчы елның апреленнән 2010 елның июленә кадәр - 4 ел буе Лениногорск, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Сарман һәм Чирмешән районнары территорияләрендә мөгезле эре терлек урлаган оешкан җинаятьчел төркем кулга алынган иде. Күптән түгел аның әгъзаларына карата Чирмешән район суды тарафыннан чыгарылган хөкем карары законлы көченә керде. Әлеге җинаять эше материаллары...

2006нчы елның апреленнән 2010 елның июленә кадәр - 4 ел буе Лениногорск, Түбән Кама, Әлмәт, Зәй, Сарман һәм Чирмешән районнары территорияләрендә мөгезле эре терлек урлаган оешкан җинаятьчел төркем кулга алынган иде. Күптән түгел аның әгъзаларына карата Чирмешән район суды тарафыннан чыгарылган хөкем карары законлы көченә керде.


Әлеге җинаять эше материаллары 20 том тәшкил итә, гаепләү йомгакламасын һәм хөкем карарын укып чыгу гына да берничә сәгатькә сузылган. Гаҗәпләнерлек тә түгел, гаепләү йомгакламасында 26 эпизод (урлашу) турында сүз бара, аларның сигезесе безнең районда булган. "Кара Чишмә", "Уңдырышлылык" (Кече Чегодай), "Шушма" (Андреевка, Шешминка) җәмгыятьләреннән, "Мусин" КФХнан (Кызыл Чишмә) 30га якын мөгезле эре терлек урлана.

Җинаятьчел төркемне Әлмәт районы Кәләй авылында туып - үскән, Яр Чаллыда гомер итүче Степан Прокофьев туган авылында 2006 елда оештыра. Әшнәләре алдына ул конкрет максат куя - фермалар территориясеннән мөгезле эре терлек урлау. Төркемгә баштарак В.Долгов, А.Гудаков һәм Е.Коновалов керәләр, соңрак С.Прокофьев бертуган энеләрен - Сергей һәм Геннадийны, Зәй шәһәрендә яшәүче Ринат Петровны да җәлеп итә. Төркемнең җитәкчесе буларак, Степан Прокофьев оештыручы ролен башкара: объектны таба, җинаять кылуның планын эшли, катнашучыларны сайлый, урланган малны сатудан кергән акчаларны төркемдә катнашучыларга бүлеп бирә. Берәүләр сакта торса, икенчеләре малларны куып чыгара, өченчеләре аларны бугазлап, итне тураклый. В.Долгов төркем әгъзаларын җинаять кылу урынына китерә һәм итне урнаштыру турында кайгырта.

Билгеле инде, 4 ел буе мал урлау мөмкинлеге тудырган хуҗалык җитәкчеләрендә битарафлыкта гаепләргә була, алар фермалар һәм җәйге лагерьларда сакны тиешле дәрәҗәдә оештырмаганнар.

Чирмешән район суды җинаятьчел төркем җитәкчесе Степан Прокофьевны - 10 елга, Владимир Долговны - 8, Сергей һәм Геннадий Прокофьевларны җидешәр елга төрмәгә яба. Ринат Петров 3 ел сынау срогы белән 4 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Тикшерү изоляторында гомерләре өзелү сәбәпле, А.Гудаков һәм Е.Коноваловка карата җинаять эшләре туктатылган.

Евгений Алексеев.

Редакциядән: Россия ЭЭМ "Чирмешән" муниципальара бүлегенең полиция начальнигы Наил Мостафин хәбәр итүенчә, күптән түгел тагын бер җинаятьчел төркем тоткарланган. Алар безнең район ("Кади", "Кара Чишмә" ҖЧҖ), Яңа Чишмә, Аксубай һәм Нурлат районы территорияләрендә терлек урлап сату белән шөгыльләнгәннәр. Төркем әгъзаларының күпчелеге - безнең район кешеләре. Аларның җинаятьчел эшчәнлеге буенча әлегә тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән мөгезле эре терлек урлау

2
X