Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Лениногорск фаҗигасе яңа борылыш алды

9 гыйнварга каршы төндә Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгын аркасында 27 яшьлек әниләре белән 2005, 2009, 2011, 2014 һәм 2015 елгы биш бала янып үлде. 47 яшьлек гаилә башлыгы хастаханәдә дәвалана. Әлеге факт буенча Татарстан тикшерү органнары тарафыннан "Лениногорскгаз" берләшмәсенең әлегә ачыкланмаган хезмәткәрләренә карата РФ Җинаять кодексының 215.1 нче...

9 гыйнварга каршы төндә Лениногорск районы Иске Куак авылындагы янгын аркасында 27 яшьлек әниләре белән 2005, 2009, 2011, 2014 һәм 2015 елгы биш бала янып үлде. 47 яшьлек гаилә башлыгы хастаханәдә дәвалана.

Әлеге факт буенча Татарстан тикшерү органнары тарафыннан "Лениногорскгаз" берләшмәсенең әлегә ачыкланмаган хезмәткәрләренә карата РФ Җинаять кодексының 215.1 нче маддәсе 2 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Моннан тыш Лениногорск районы Башкарма комитеты, Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район Башкарма комитетының опека һәм тәрбия эшләре буенча секторның, социаль яклау бүлеге, Эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләүче бүлекнең ачыкланмаган хезмәткәрләренә карата да РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 3 нче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылган.
Тикшерү органнары тарафыннан ачыкланганча, 6 кече яшьтәге баласы булган сигез кешелек гаилә 50 квадрат метрлы агач йортта яшәгән. Ә торак мәйданы 20 квадрат метр гына мәйданда булган. Бу кеше башына тиешле социаль нормаларга туры килми. Алай гына да түгел, 2013 елның 12 августында түләмәгән өчен, суд карарыннан башка гына йорка газ бирүне туктатканнар. Шуның аркасында йорттагылар электр җылыткычлары кулланырга, мичкә утын ягып җылытырга мәҗбүр булган.
Тикшерү органнары фаразлавынча,югарыда телгә алынган оешмаларның җаваплы затлары үз вазифаларын тиешенчә башкармау гадәттән тыш хәл килеп чыгуга сәбәп тудырган.
Тикшерү эше дәвам итә.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/52957-leninogorsk-fa%D2%97igase-ya%D2%A3a-boryilyish-aldyi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Куак Лениногорскгаз Лениногорскида янгын