Лашманың бер урамында билгесез хатын-кыз мәете табылган. Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре аның кем икәнен ачыклаганнар да.
– Мәетне суд-медицина экспертизасына җибәрдек, аның нәтиҗәләре нигезендә карар кабул ителәчәк, – диделәр полиция бүлегендә.
Гомумән, 12–18 гыйнварда район полиция бүлегенең кизү частенда 29 хәбәр кабул ителгән. Бу чорда җинаять эше кузгатылмаган. Полициянең участок уполномоченныйлары ике административ беркетмә төзегәннәр.
Атна дәвамында юл-транспорт һәлакәтләре булмаган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 43 очрагы ачыкланган.
– Кагыйдә бозучыларның күпчелеге – куркынычсызлык каешын эләктермәүчеләр. Бер атна дәвамында андыйларга карата 27 беркетмә төзелде, – диде дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге начальнигы Рәмис Шәкүров.
Ивашкино авылында бер ир-атны кыйнаганнар. Яңа Элмәледә яшәүче ир-ат аңа кул күтәргән Девичья Поляна кешесен җаваплылыкка тартуларын сорап гариза язган.
Бу эшләр буенча да тикшерү бара.
Әлеге мәгълүматлар Россия ЭЭМның Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан алынды.
Нет комментариев